Стефан–Больцман кануны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стефан–Больцман кануны latin yazuında])

Стефан–Больцман кануны — абсолют кара җисемнәрнең яктырыш законы.

1879 елда Стефан Йозеф тәҗрибәләр нәтиҗәләренә анализ ясап, барлык җисемнәрнең дә энергетик яктырышы R абсолют температураның дүртенче дәрәҗәсенә пропорциональ дигән фикергә килә:

E = σT^4

Әмма төгәлрәк үлчәүләр бу фикернең бары тик абсолют кара җисемгә карата гына дөрес икәнлеген күрсәтә.

Больцман Людвиг 1884 елда, термодинамика кануннарына таянып, теоретик ысул белән абсолют кара җисемнең энергетик яктырышы R* өчен түбәндәге формуланы чыгара:

Биредәге коэффициент Стефан—Больцман константасы дип атала һәм ул Дж·с−1·м−2 · К−4. тигез. Формуланың үзен Стефан—Больцман кануны дип йөртәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]