Сула

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бёрш (Stizostedion volgensis) яки сула - алабугалылар гаиләлегеннән судаклар ыругы балыгы. Каспий, Азов һәм Кара диңгез бассейннарында, ТРда Зөя, Кама, Мишә һ.б. елгаларда, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында очрый.

Озынлыгы - 25-45 см, авырлыгы 250 г нан 1,4 кг га кадәр. Тышкы кыяфәте белән судак балыгына бик охшаган, ләкин казык тешләре булмавы, саңак һәм «яңаклары» вак кытыршы тәңкәле булуы белән (судакныкы бөтенләй шәрә) аерылып тора. Җенси өлгерү вакыты 3 нче яки 4 нче елга туры килә. Апрель ахырыннан майга кадәр агым суда уылдык чәчә. Башлыча, вак балык һәм кысласыманнар белән туклана. Промысел балыгы.

Чыганаклар[үзгәртү]