Сәрәтә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәрәтә latin yazuında])
Сәрәтә
Сурәт
Халыкара фәнни исем Cicuta L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон чатырчалар[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=2605[6]
PAEnflowered taxon URL paenflowered.org/apgii/apiales/apiaceae/cicuta
 Сәрәтә Викиҗыентыкта
Cicuta virosa

Сәрәтә (лат. Cicuta L., 1753[1][2]), су балтырганы — чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан су буйларында үсә торган күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

10 га якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – агулы су балтырганы (C. virosa) бар. Барлык районнарда да очрый. Сазлыклы болыннарда, торфлы һәм күрәнле сазлыкларда, кечкенә култык буйларында үсә.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

60-120 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы вертикаль, камераларында аркылы бусагалар белән бүленгән. Сабагы куыш, туры, кабыргалы. Яфраклары икешәр яки өчәр каурыйсыман. Чәчәкләре вак, ак, катлаулы чатырга җыйналган. Җимеше – яссы кабыргалы йомры ике орлыкча. Июнь-августта чәчәк ата. Күбесенчә орлыктан үрчи.

Cicuta virosa

Үсемлекнең барлык өлешләрендә цикутотоксин – сумалалы матдә бар, ул исә йорт хайваннарында һәм кешедә көчле, еш кына үлемгә китерүче (буылып үләләр) агулану китереп чыгара.[7].

Мәдәнияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтырган (Халык җыры)

Кешеләр ди бара, әй, печәнгә,

Әйдә бездә барыйк әле, печәнгә.

Су буенда балтырган,

Чәчәк атмый калдырган шул.

Узган чакта керми калма,

Кадер итми калдырмам шул.

Инде менә безгә туры килә,

Үзебезгә җырлап әле биергә.

Француз яулык киштә дә,

Сатыладыр бистәдә шул.

Сезнең белән очрашулар

Юк иде әле истә дә шул.

Ураккайлар урдым, учлар учлап,

Чүмәләләр куйдым әле ниргәләп.

Ары узсаң да кер туган,

Бире узсаң да кер туган шул.

Атың армас, туның тузмас,

Исәнлекне бел туган шул!

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]