Сәяси фиркаләр
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Сәяси фирка яки Сәяси партия – уртак сәяси программасына таянучы, үз президентын куеп һәм үз хөкүмәтен төзеп, законлы юл белән хакимияткә килергә омтылучы бердәм кешеләр төркеме.
Фиркаләрнең төзелеше [үзгәртү]
Фирканең барлык әгзалары да акчалата взнос түлиләр. Фирка аппараты шулар хисабына яши. Фирка әгъзалары күбрәк булган саен аның казнасы да баерак була.
Фиркаләрнең функцияләре [үзгәртү]
- Сәяси – дәүләт хакимиятен кулга төшерү.
- Вәкиллекле – халыкның аерым төркемнәре һәм катлаулары мәнфәгатләрен чагылдыру.
- Электорат – сайлау кампанияләрендә катнашу.
- Социальләштерү – тугрылыклы әгзалар тәрбияләү
- Рекруторлык – сәяси яктан белемле, кешеләрне парламентка һәм хөкүмәткә үткәрү өчен сайлап алу һәм тәкъдим итү.
Русиядә фиркаләр [үзгәртү]
Хәзерге заманда Русиядә дистәләгән фиркаләр бар. Тик 2007 һәм 2011 елларда узган сайлауларда шуларның дүрте генә Дәүләт Думасына уза алды. Алар: ЛДПР, КПРФ, Бердәм Русия, Гадел Русия.