Трусиклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Трусиклар latin yazuında])

Трусик[1] — ир-ат һәм хатын-кыз эчке киемнәре төре. Традицион трусиклар торсның аскы өлешен һәм аякларның өске өлешен каплый. Традицион рәвештә мамыктан ясала. Сирәгрәк — ефәктән[ru] яки җитеннән. Кайвакыт яхшырак утырту өчен эластан[ru] белән тулыландырыла. Хәзерге вакытта ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен күп санлы модельләр бар:

Күпчелек трусиклар модельләре (боксерлардан тыш) тәнгә тыгыз тоташа. Ир-атларда тыгыз тоташкан трусиклар җенси әгъзаларны тотып тора. Трусиклар киемнәрне организмның бүленеп чыгуыннан саклый, шулай ук уңайлылык тәэмин итә. Классик ир-ат трусиклар модельләрендә, кагыйдә буларак, гульфик[ru] бар. Гульфик бәдрәфкә йөрү уңайлылыгы өчен хезмәт итә.

Хәзерге трусиклар 1920—1930 еллар чигендә барлыкка килгән. Бу вакытка кадәр ир-атлар кальсон һәм ярымкальсон, шулай ук эчке комбинезоннар кигәннәр. Хатын кызлар исә традицион рәвештә панталоннар кигәннәр. Шул ук вакытта Азия күп кенә илләрендә итәк яки күлмәк астында киелгән озын ыштан хатын-кызлар гардеробының мәҗбүри өлеше булган.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Трусик // Татарско-русский словарь. М.: Советская энциклопедия. 1966, 551нче бит

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Розмари Хоторн. Неглиже. Нескромный взгляд под… — М.: Колибри.
  • Скотт Лесли. Белье. История и современность. — Изд-во «Кладезь», 2015. — 224 с., илл.
  • Ольга Гурова. Советское нижнее белье. Между идеологией и повседневностью. — М.: «Новое литературное обозрение», 2008. — 288 с.
  • Энн Хаггар. Английский метод конструирования и моделирования. Нижнее белье и пляжная одежда. — «Эдипресс-Конлига», 2015. — 271 с, илл.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]