Туаруг пирмәнкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туаруг пирмәнкәсе latin yazuında])
Туаруг пирмәкәсе

Туаруг пирмәкәсе — төче камыр эченә эремчек һәм яшелчә турап тутырылган ризык.

Аңа охшаш ризык булып пилмән тора.

Ясау ысулы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ничә кешегә әзерләнүеннән чыгып, эремчекнең күләме дә шуңа бәйле.

Якынча 1 кг эремчеккә 2-3 йомырка, тоз, туралган яшел суган кушып болгатып эчлек әзерлиләр. (Яшел суган булмаганда, сыер маенда кыздырылган уртача зурлыктагы 2 баш суган да салырга була).

Йомырка, бераз су, тоз һәм он кушып токмач камыры кебек камыр басалар. Камырны җәйгәч, түгәрәк тышчалар кисәләр. Инде «туаруг пирмәнкәләрен» ясарга да була. Калак белән эчлекне тышчаларга салып ябыштыралар һәм өмәреп баралар.

Өмәрү — тышчаның бер-берсенә ябыштырылган ике кырыен чеметкәләп, эчкә таба бөкләп кенә барырга кирәк.

«Туаруг пирмәнкәләре» әзер булгач, кайнап торган суга салып 10-15 минут пешерәләр.

Әзер ризыкка каймак өстәп табынга куялар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]