Тум татар педагогия укуханәсе
Тум татар педагогия училищесы | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Тум татар педагогия техникумы |
Нигезләү елы | 1924 |
Ябылу елы | 1953 |
Урын | Тум |
Адрес | Тум, Һерцен урамы, аннары Горький ур., 55 |
Тум татар педагогия училищесы — Тум шәһәрендә урнашкан булган уку йорты.
1924 елның 15 гыйнварында Тум татар педагогия техникумы буларак нигезләнгән. Башта — Тум педтехникумының филиалы, 1926 елдан мөстәкыйль уку йорты. 1932 елдан — укуханә. Уку йорты Тум, Новосибирск, Кемерово өлкәләрендәге татар мәктәпләрен укытучылар белән тәэмин итә.
1949 елда Тум педучилищесы белән белән берләштерелгән, аның татар бүлекчәсе буларак калган. 1953 елда, татар мәктәпләре өчен кадрлар хәзерләвенә ихтыяҗ кимү сылтавы белән 1954 елның 1 гыйнварыннан соң бүлек тә юкка чыгарыла. 1956 елда татбүлекнең соңгы чыгарылышы була.
Билгеле шәкертләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Из архива ТГПК 2013 елның 18 гыйнвар көнендә архивланган.