Факолитик глаукома

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Факолитик глаукома latin yazuında])
Факолитик глаукома
Саклык белгечлеге офтальмология
ICD-9-CM 365.51[1][2]

Факолитик глаукома (ясмык лизисы чыгарган глаукома) — катаракта артык җитешү белән бәйле ачык почмаклы глаукома. Чир үсүче илләрдә ешрак очрый, чөнки анда катарактаны соң билгелиләр. Трабекула ясмыкның зарарланмаган капсуласы аша сулы сыекчага үтеп кергән зур молекуляр авырлыклы ясмык аксымнары белән тыгыла. Трабекуляр бикләнүгә ясмык аксымнары белән макрофаглар шулай ук булыша ала. (рәс. 13.32а, б).

NB Факолитик глаукоманы факоанафилаксияле (факоантигенлы) увеиттан аерырга кирәк, ул ясмык капсуласы зарарланганда аксымнарга аутоиммун гранулематоз җаваптан гыйбарәт.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Авырту синдромы белән билгеләнә. Башта күрү түбән (катаракта өчен).

2. Биомикроскопия. Мөгезкатлау шешүе, өлгереп беткән катаракта, тирән алгы камера. Сыекчада ак кисәкләрне ачыклыйлар (рәс. 13.32в), алар югары тыгызлыкта псевдогипопион ясый ала (рәс. 13.32г).

3. Гониоскопия. АПК ачык.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КЭБ-ын медикаментоз төшергәннән соң — ясмык кисәкләрен һәм өлгереп беткән катарактаны кисеп алу. Алгы капсулотомия үткәргәндә бәйләвеч аппаратын саклауга аерым игътибар итәргә кирәк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.