Фигыль
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Фигыль — мөстәкыйль сүз төркеме. Җөмләдә хәбәр булып килә. Нишли? Нишләде? Нишләр? Нишләячәк? cорауларына җавап бирә.
Фигыльләр барлык-юклык формада була ала, заман, зат-сан белән төрләнәләр.
Эчтәлек |
Фигыльләрнең барлык-юклык формасы [үзгәртү]
Фигыльләр барлык яки юклык төрләрендә була. Фигыльнең барлык төре эш-хәлнең үтәлүен белдерә (мәсәлән барды, килә). Фигыльнең юклык төре эш-хәлнең үтәлмәвен белдерә (мәсәлән бармады, килмәде). Барлык төрнең махсус кушымчасы юк. Юклык төре фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенә -ма, -мә; -мый, -ми кушымчалары ялганып ясала.
Фигыль төркемчәләре [үзгәртү]
Фигыльләр предметның яки затның эшен яки хәлен төрлечә белдерәләр.Шуңа күрә аларның төрләнеше дә, җөмләдә башкарган эше дә төрле була.
Фигыльләрне 7 төркемчәгә бүләләр:
| Фигыль төркемчәсе | Мисал |
|---|---|
| Затланышлы фигыльләр | |
| Боерык фигыль | Җый, җыйма, җыйсын, җыймасын |
| Хикәя Фигыль | Яза, язмый, язды, язмады, язган, язмаган |
| Шарт Фигыль | Укыса,укымаса, укысаң, укымасаң |
| Затланышсыз фигыльләр | |
| Сыйфат Фигыль | Йөгерүче (кыз), эшкәртелмәгән (кыр) |
| Хәл Фигыль | Яхшылап (уку), тора-бара (эшлэу) |
| Исем Фигыль | Уйлау, уйламау |
| Инфинитив | Барырга, укырга, бармаска,укымаска |
Фигыль юнәлешләре [үзгәртү]
| Юнәлешләр | Кушымчалар | Мисаллар |
|---|---|---|
| Төп юнәлеш | - | казу, сөртү |
| Кайтым юнәлеш | -н; -ын, -ен | казы-н-ды |
| Төшем юнәлеш | -л; -ыл, -ел. | Казы-л-ды |
| Уртаклык юнәлеш | -ш; -ыш, -еш | Казы-ш-ты |
| Йөкләтү юнәлеше | -т; -дыр, -дер, –тер, -тыр, -сәт | Казы-т-ты |
Фигыльләрнең ясалышы [үзгәртү]
- Ясалышы ягыннан фигыльләр тамыр һәм ясалма булалар.
- Тамыр фигыльләр тамырдан гына торалар: бар, йөр, яз, кил, укы, яса.
- Фигыль ясагыч кушымчалар: -ла, -лә; -лан, -лән; -а, -ә; -ар, -әр; -р; -ык, -ек; -сын, -сен; -ай, -әй; -гар, -гәр; -кар, -кәр; -лаш, -ләш; -ы, -е; -да, -дә; -ылда, -елдә. Алар төрле сүз төркемнәреннән фигыль ясыйлар.