Челтәркатлауның кискен некрозы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Челтәркатлауның кискен некрозы latin yazuında])
Челтәркатлауның кискен некрозы
Саклык белгечлеге офтальмология

Челтәркатлауның кискен некрозы (ЧКН) — төрле яшьтә, гадәттә беренче карашка сәламәт авыруда очрый алган сирәк авыр некрозлаучы ретинит. Ир-атлар 2 тапкыр ешрак чирли. ЧКН — ике фазалы чир, яшь авыруларда күбесенчә herpes simplex вирусы, ә өлкән яшьтәгеләрдә herpes zoster вирусы китереп чыгара. Кайбер авырулар анамнезда HSV чыгарган күп еллар элек кичергән энцефалитка күрсәтә, әмма кайвакыт энцефалит һәм ЧКН бер үк вакытта үсеш алырга мөмкин.

1. Төрле авырлыкта гадәттә бер яклы зарарлану белән билгеләнә. Кайбер авыруларда чагылган күрү начарлану берничә көн эчендә үсеш ала һәм авыртулар белән бара, шул ук вакытта башкаларда чир сиздермичә чагылмаган күрү какшаулары белән, мәсәлән йөзеп йөрүче томанланулар белән бара.

2. Билгеләре

• Алгы гранулематоз увеит һәм витреит барлык очракларда очрый.

• Периферия периартерииты белән әкренләп кушылган челтәркатлауның күпсанлы тирән саргылт-ак инфильтратлары (рәс. 14.38а, б).

• Челтәркатлауның бөтен калынлыгының көчәюче некрозы (рәс. 14.38в).

• Арткы котып гадәттә җәлеп ителми, шуңа тирә-яктагы челтәркатлау некрозына карамастан күрү чагыштырмача югары озак кала ала (рәс. 14.38г).

Кискен үзгәрешләр 6-12 атна дәвамында гиперпигментланган кырыйлар белән үтә күренмәле некрозлы челтәркатлауны калдырып юк була.

NB Дөрес дәвалау булмаганда икенче күз 30% очракта гадәттә 2 ай дәвамында зарарлана, ләкин бу вакыт күбрәк тә була ала.

1. Дәвалауны ацикловир белән башта вена эченә (10 мг/кг һәр 8 сәг.) 10-14 көн дәвамында, аннары эчкә 800 мг 5 тапкыр көнгә 6-12 атна дәвамында үткәрәләр. Бу кискен некрозлы үзгәрешләр бетүен тизләтергә һәм икенче күз җәлеп ителүе куркынычлыгын киметә, ләкин челтәркатлау кубарылуын кисәтми. Кайбер авыруларда чир кабатлана, бу дәвамлы терапия сорый. Кортикостероидларны системалы кабул итү авыр очракларда, аеруча күрү нервы зарарланганда күрсәтелә; препаратны вирусларга каршы терапия башлаганнан бер тәүлектән соң кабул итәргә мөмкин.

NB Ретинит таралышын булдырмауга юнәлгән профилактикалы лазерлы коагуляциядән баш тарттылар диярлек.

2. Фараз чагыштырмача уңайсыз. 60% авыруда азактагы күрү үткенлеге челтәркатлау кубарылу, ишемияле оптик нейропатия һәм окклюзив перифлебит өчен 6/60 артмый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.