Чума үрдәк, чума каз (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чума үрдәк, чума каз (уен) latin yazuında])
Чума үрдәк, чума каз

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Чума үрдәк, чума казтатар халык уены, балалар спорт тәҗрибәсен һәм физик үсешен тәэмин итүче җырлы-биюле уен.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уйнаучылар кара-каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга-кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

Әлфия үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ярата шул, ярата.

Илназны ярата шул, ярата.

Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Әлфия), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Илназны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә. Уен шулай алга таба дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]