Шәфкать-Шәриф бәйрәме

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәфкать-Шәриф бәйрәме latin yazuında])



       Шәфкать-Шәриф бәйрәме - Тәтеш районы Олы Әтрәч авылында июньнең беренче шимбәсендә  уздырыла торган, халкыбызның бөек улы, язучы һәм драматург Туфан Миңнуллин нигез салган бәйрәм ул.
       Зур Әтрәч авылы белән Туфан абыйның очрашуы болай була: депутат буларак килгәч, авыл тарихы, Изгеләр зираты, Зәм-зәм чишмәсенең тарихы белән кызыксына.                                                                                                                                            
        Казан белән элемтә шулай салына. Туфан абый энесе Альберт ярдәме белән Изгеләр зиратын металл рәшәткәләр белән тотып алырга дигән фикергә килә.
        Эш башлана, өмә гөрли...Бу эшне авыл халкы күтәреп ала...
        Шулай итеп, республикакүләм үткәрелә торган "Шәфкать-Шәриф"бәйрәменә ныклы нигез салына. Шул елны көзен үткәрелгән багышлау бәйрәмендә, ул болай дигән иде:
       - Бәйрәм - Тау ягы халкы өчен гореф-гадәтләрне, мәдәниятебезне, тарихыбызны өйрәнү өчен хезмәт итәргә тиеш!
           Яндың, көйдең газиз халкың өчен,
           Дус-туганның белдең кадерен.
           Ничә гасыр злек вафат булган,
           Изгеләрнең таптың каберен,- дип язды җирле шагыйрә Роза Фәйзуллина.
         Туфан аганың теләге тормышка ашты, хәзер бу бәйрәмдә бөтен республика катнаша. Оештыручылар унөченче мәртәбә әзерлек эшенә керештеләр. Шулай ук, быел да, корбан чалыныр, шулпа пешерелер, изге Коръән  аятьләре укылыр, Туфан ага рухына дога кылыныр...

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]