Җыелмаканатлы шөпшәләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Wespe.4074.jpg

Җыелмаканатлы́ шөпшәлә́р (Ves­poi­dea) - шөпшәләр ассемьялыгы. Тыныч халәттә канатлары урталай җыелып, бүленгән ике буй рәвешендә гәүдә өстендә ята (исеме шуннан). 4 меңгә якын төре билгеле, киң таралганнар; Россиядә - 350 меңнән артык, Татарстан территориясендә ике семьялыктан 20 гә якын төре яши: чын шөпшәләр яки җәмгыяви шөпшәләр (Vespidae) һәм эвмен шөпшәләре (Eumenidae).

Чын шөпшәләр семьялыгы вәкилләре (ТРда 7 төр) гаилә булып, кәгазьгә охшаш материалдан (үзагач җепселләрен үзенчәлекле ферментлар белән эшкәртү нәтиҗәсендә) ясалган ояларда яши. Оялары ике төрле: ачык һәм күзәнәкләре (кәрәзләр) балавызга охшаш материалдан ясалган пластинкаларда урнаша (Polistes ыругы шөпшәләрендә) яки аста чыгу тишеге булган шарсыман формада (мәсәлән, зур шөпшәләрдә) була. Кайбер төрләре - клептопаразитлар, ирекле яшәүче төрләрнең ояларында җитлегә. Политрофлар личинкаларын вакланган хайван яки үсемлек азыгы белән туендыралар. Эвмен шөпшәләре ялгыз яшиләр, ояларын төрле куышлыкларда төзиләр яки күзәнәкле ачык балчык оялар ясыйлар. Личинкаларга азыкны параличланган бөҗәкләрдән, еш кына аларның личинкаларыннан (коңгызлар, кисмәннәр, сирәк кенә үрмәкүчләр) әзерлиләр.

Татарстанда чын шөпшәләрнең аеруча киң таралганнары: Европа шөпшәсе яки гади зур шөпшә (Vespa crabo) - җәмгыяви җыелмаканатлының иң зурысы; эшче умарталарны юкка чыгарып, умартачылыкка зарар китерергә мөмкин; урта шөпшә (Dolichovespula media) һәм гади шөпшә (Paravespula vulgaris) - аларның гомумбилгеле киң таралган төре.

Чыганаклар[үзгәртү]