Әлфия Корбанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлфия Корбанова latin yazuında])
Әлфия Корбанова (Хикмәтуллина)
Туган 7 декабрь 1952(1952-12-07) (71 яшь)
Олы Кайбыч авылы

Әлфия Корбанова (кыз фамилиясе Хикмәтуллина) 1952 нче елның 7 нче декабрендә Олы Кайбыч авылында хезмәткәрләр гаиләсендә туган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кечкенәдән район мәдәнияте тормышы белән танышып үскән, мәктәптә бик яхшыга гына укып, җәмәгать эшләре активисты, өлкән пионервожатый, дружина Советы рәисе, мәктәп комсомол оешмасы секретаре вазифаларын башкарган Әлфия, урта мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына аяк баскач, үзенең тормыштагы урынын мәдәният дөньясында күрә. Башта китапханәдә, аннары Казан геология экцпедициясендә сызымчы-картограф булып эшләп алганнан соң, Казанда әле яңа ачылган мәдәният институтының хор дирижерлары әзерләү бүлегенә укырга керә.  Институтны тәмамлагач, Буа районы мәдәният йортында җыр һәм бию ансамбленең җитәкчесе булып урнашкан яшь билгечкә биредә озак эшләргә туры килми: ул район мәдәният йорты каршында эшләп килүче татар халык театрының  яшь үзешчән артисты буларак, театр куйган "Хаҗи әфәнде өйләнә" спектаклендә уйнаганда үзе кебек үк үзешчән артист, шагыйрь Рафис Корбанов белән танышып, яратышып, гаилә корып җибәрәләр һәм, озак та үтми, Казанга әйләнеп кайталар. Тормыш кушканча, аңа балалар табып, ике кыз үстереп, балалар бакчасы тәрбиячесе, китапханәче, күптиражлы газета редакторы вазифаларын башкарып алырга туры килә. 1991 нче елда ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында сәнгать бүлегендә эшли башлый. Аңа министрлык өчен әле яңа булган милләтара мәдәни элемтәләрне урнаштыру вазифасын йөклиләр. Бу кызыклы, ләкин бер үк вакытта зур җаваплылык сорый торган эшкә Әлфия Әһлиулловна бик мавыгып, җиң сызганып керешә. Аңа төрле республикаларда, өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребез белән  мәдәни элемтәләр урнаштыруда, аларга мәдәни һәм матди ярдәм күрсәтүдә башлап йәрүче ролен башкарырга туры килә. Бу елларда Татарстан Республикасы белән Санкт- Петербург һәм Екатеринбург шәһәрләре, Ульяновск, Самара, Түбән Новогород, Төмән, Пермь, Пенза, Омск, Чиләбе, Свердловск, Әстерхан, Ленинград, Архангельск, Кемерова өлкәләре, Чувашия, Мари-Эл, Удмуртия, Башкортостан республикалары һәм Казахстан, Украина кебек БДБ илләре, Россия Федерацияясе Мәдәният министрлыгы арасында мәдәни элемтәләр буенча килешүләр төзүдә Әлфия Әһлиулловнаның тырышлыгы һәм өлеше гаять зур була. Мәсәлән, Казахстанда аның тырышлыгы белән Җидепулат шәһәрендәге татар музыка мәктәбе ябылуыннан коткарып калына, ике республика Президентларының элемтәләрен урнаштыруда зур өлеш кертә. Ул шулай ук мәдәният өлкәсендә һәм республикаларның милли-мәдәни мөхтәриятләре белән элемтәләр урнаштыруда, Россиянең төрле төбәкләрендә "Татарстан" сәүдә йорт"ларны оештыру һәм эшен башлап җибәрүдә зур активлык күрсәтә.    

1995 нче елда Мәскәүдә узган Татарстан көннәрен оештыруда һәм үткәрүдә турыдан-туры катнашып, Әлфия Әһлиулловна әлеге чараның координаторы вазифасын башкаручыларның берсе була. Әлеге вакыйгалар һәм Татарстан көннәрен оештыручылар турында республикабызның матбугат битләрендә мактап язылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән Ә.Корбановага һәм координаторларга кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.