Әсән Рефатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әсән Рефатов latin yazuında])
Әсән Рефатов
Туган 1903
Бакчасарай, Акмәсҗит өязе[d], Таврия губернасы, Россия империясе
Үлгән 1 ноябрь 1938(1938-11-01)
Һөнәре музыкачы, композитор

Әсән Рефатов (кырымтат. Asan Refatov; 1902(1902), Бакчасарай - 1938) — Кырым татар композиторы, музыкант, шагыйрь.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рефатов Әсән Мамут улы 1903 елда Бакчасарайда халык музыканты, саз уен коралында оста уйнаучы Мамут Рефатов гаиләсендә туган (1860-1940). Балачактан ук әтисенең һәм кунакка килгән башка музыкантлар уйнаганын игътибар белән күзәткән. Ул мөстәкыйль рәвештә барлык кыллы уен коралларында һәм фортепианода уйнарга өйрәнә, егет чагында ук милли көйләрне, рус композиторлары әсәрләрен башкаручы оркестр оештыра, [1] .

Кырым татар интеллигенциясе вәкилләре Рефатовларның өенә еш җыела. Мондый кичәләрдә кунаклар төрле уен коралларында уйный, җырлар һәм музыкаль легендаларның фрагментларын башкаралар. Шул кичәләрнең берсендә Осман Акчокраклы Әсәнгә халык эпосына нигезләнеп опера язарга тәкъдим итә. Бу идея егеткә бик ошый, ул тагын да дәртләнеп милли музыка теориясен, аның үзенчәлекләрен мөстәкыйль өйрәнә башлый. Шулай итеп, 1923 елда беренче Кырым татарының «Чора Батыр» дигән операсы туа. 1923 елда Симферопольдә беренче тапкыр Пушкин урамындагы Кызыл Армия йорты сәхнәсендә яңгырый. (элеккеге "Метрополитен" кунакханәсе, хәзер гарнизон офицерлар Йорты) [2] . Артистлар арасында өч профессионал гына: А. Ногаев, И.Грабов һәм Умер Ипчи, калганнары үзешчән актерлар була. Опера икенче тапкыр 1924 елда Дәүләт драма театрында куела һәм зур уңыш казана, ләкин бүтән сәхнәләштерелми. Ноталар сакланмаган, ләкин кайбер өлеше композиторның сеңлесе Әйшә Рефатова тарафыннан торгызыла .

1922 елдан Әсән Рефатов Тотайкөй татар педагогика техникумында (хәзерге Ферсманово ) музыка укыта. Ханбекова ярдәме белән тынлы оркестр оештыра, шул ук вакытта башка музыкаль әсәрләр - "Тотайкой хораны" («Тотайкойский марш»), «Марш джигитов» ( Б. Чобан-заде сүзләренә), «Къыш кунюнде тилегим» («Желание в зимний вечер» Шевки Бекторе сүзләренә), «Яш бульбульчик» («Молодой соловей» Умер Ипчи сүзләренә) һәм "Ләйлә һәм Мәҗнүн", "Таһир һәм Зөһрә", "Бакчасарай фонтаны" спектакльләренә музыка иҗат итә.

1925–1926 елларда Әсән Рефатов Усеин Боданинский (Бакчасарай музееның беренче директоры, рәссам, этнограф) һәм Осман Акчокраклы (тарихчы, эпиграфчы) белән Кырымга фәнни этнографик экспедициядә катнаша. Экспедиция вакытында Кырым татарларының этнографиясе һәм археологиясе буенча бай материал туплана. Ул 300-дән артык халык җырын һәм көйләрен җыя, алар 1932 елгы басманың «Къырымтатар йырлары» (Кырым татар җырлары) китабына кертелә .

Шул ук елда «Той девам эте» драмасы язылган грампластинка Мәскәүдә дөнья күрә.

1930 елда Әсән Баку консерваториясенең теоретик һәм композиция факультетын тәмамлап, Баку филармониясе дирижеры булып эшли башлый. Әсән Рефатов күренекле совет композиторы Кара Караевның укытучысы була [1].

1934 елда Ә.Рефатов Азәрбайҗан Композиторлар Берлеген җитәкли.

1936 елда Әсән Рефатов һәм Яя Шерфединов әсәрләре [3] [1] Бөтенсоюз радиофестивалендә башкарыла.

1935 елда, Кырым Үзәк Башкарма комитеты чакыруы буенча, Кырымга кайта. Симферопольдәге Татар театры һәм музыка техникумында эшли [2]. 1937 елның язында, «Арзы къыз» музыкаль пьесасының чираттагы репетициясеннән соң, Рефатов 1937 елның 28 апрелендә Кырымның НКВД тарафыннан кулга алына. РСФСР җинаять кодексының 58-10 матдәсе буенча гаепләнә. 1938 елның 1 ноябрендә СССР Югары Суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә, милеге конфискацияләнә, шул ук көнне атып үтерелә.

1957 елның 10 октябрендә СССР Югары Суды тарафыннан аклана .

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакудан кайткач, Симферопольдә Жуковский урамында Белгечләр йортында яши. Ул Мәрьям Ефимовна Рефатовага өйләнә, аларның Тальат исемле улы бар .

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Чора Батыр" - опера.
  • «Тотайкойский марш», «Марш джигитов» ( Б.Чобан-заде сүзләренә), «Къыш кунюнде тилегим» («Желание в зимний вечер» Ш. Бектор сүзләренә ), «Яш бульбульчик» («Молодой соловей» Умер Ипчи сүзләренә) - музыкаль композицияләр.
  • "«Лейла и Меджнун», «Таир и Зуре», «Бахчисарайский фонтан» - спектакльләрнең музыкаль әсәрләре.
  • "Той девам эте" («Свадьба продолжается», 1936) - пластинкада музыкаль драма.
  • «Арзы къыз» («Девушка Арзы») - музыкаль пьесасы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Земине ЭМИРУСЕИНОВА (2010). КЛАССИКИ КРЫМСКОТАТАРСКОЙ МУЗЫКАЛЬНОЙ КУЛЬТУРЫ: Асан Рефатов, Яя Шерфединов, Ильяс Бахшиш. әлеге чыганактан 2010-09-03 архивланды. 2022-03-14 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Абдульвапов Н. . — Т. III. г. Симферополь. — ISBN 978-5-906952-68-4.
  3. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]