RSS
RSS – ул Really Simple Syndication кыскартмасы. Бу технология мәгълүматны уңайлы итеп үз санагыңа даими алып торырга мөмкинлек бирә. Махсус програмны көйләп куйсаң, яраткан сайтта яңа мәгълүмат пәйда булмадымы икән дип аны вакыт-вакыт тикшереп торасы булмаячак. Яңа мәгълүмат сайтта чыгу белән шундук сезнең санакка да киләчәк.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Программалар
Башлап, RSS агымын укый ала торган махсус программа кирәк. Ул я мөстәкыйль программа, я Mozilla Firefox, Internet Explorer, Opera кебек гизгечләрнең (browser) бер өлеше була ала.
[үзгәртү] Мөстәкыйль программалар
Андый програмнарны Google кебек эзләү хезмәтләрендә җиңел табып була. Кайберләре бушка таратыла. Шундый программаны санакка урнаштырганнан соң, берәр кызыксындырган агымын табып, аңа языласы гына кала.
[үзгәртү] Гизү системалары
Mozilla Firefox, Internet Explorer, Opera кебек гизү системнарында RSS агымнары белән идарә итү мөмкинлеге бар. Мисал өчен, Opera белән эш иткәндә махсус тамгага төртү җитә. Система сезгә сорау бирәчәк. "Әйе" дип җавап биргән очракта, RSS агымы системага тоташтырылачак һәм хәбәрләр сезгә даими килеп торачак.
[үзгәртү] Моны да карагыз
| «Технология» порталы |
| «Санак» порталы |