«А» төрендәге паттерн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«А» төрендәге паттерн latin yazuında])

«А» төрен почмак колачы өскә һәм аска карау арасында > 10пД булса ачыклыйлар. Бинокуляр күрү шартларында бу укыганда кыенлыкларга китерә.

Сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

•     Өске кыек мускулның беренчел гиперфункциясе карашның башлангыч торышында экзодевиация белән бергә була.

•     Аскы кыекның гипофункциясе/параличы өске кыек мускулның гипофункциясе белән бергә була.

•     Аскы туры мускулның гипофункциясе.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыек мускулларның дисфункциясе белән авыруларга өске кыек мускулның арткы тенотомиясе күрсәтелә. Кыек мускуллар функциясе сакланса, дәвалау түбәндәгедән тора.

1.     Эзотропия, «А» төрен(рәс. 20.67а) эчке туры мускулларның ике яклы рецессиясе белән аларның сеңерләрен аска күчерү белән юк итәләр.

2.     Экзотропия, «А» төрен(рәс. 20.67б) тышкы туры мускулларның ике яклы рецессиясе белән аларның сеңерләрен аска күчерү белән юк итәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.