Ядегәр чиркәве

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ядегәр чиркәве latin yazuında])


Чиркәү
"Барлык хәсрәт чигүчеләр шатлыгы" Мәрьям Ана чиркәве
Ил Россия
Район Татарстан, Югары Ослан районы, Ядегәр
Дин Православие
Мәхәллә Казан епархиясе
Югары Ослан благочиние округы[1] 
Бина төре кирпеч гыйбадәтханә
Беренче телгә алу 1906
Нигезләнгән 1906
Төзелеш еллары 19061916 еллар
Халәте гамәлдә

«Барлык хәсрәт чигүчеләр шатлыгы» Мәрьям Ана чиркәве (рус. Храм иконы Божией Матери «Всех скорбящих Радость», Богородице-Скорбященская церковь[2]) — Татарстанның Югары Ослан районы Ядегәр авылында урнашкан чиркәү, псевдорус стилендә дини архитектура истәлеге.[3]

Урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиркәү бинасы Ядегәр авылының төньяк-көнбатыш ягында, биек урында, Шарат елгасының сул ярында урнашкан.[4]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда беренче чиркәү 1740 елда төзелә,[3] анда «Барлык хәсрәт чигүчеләр шатлыгы» Мәрьям Ана иконасы була. 1906 елда иске Вознесение чиркәве урынына чиркәүгә йөрүчеләр акчасына Казан губерна идарәсе төзелеш бүлегенең архитекторы П. М. Тюфилин проекты буенча эклектика стилендә «Барлык хәсрәт чигүчеләр шатлыгы» Мәрьям Ана чиркәве төзелә башлый.

Таш гыйбадәтханә төзелеше 1906 елның 4 маенда башлана. Бинаны җирле кирпечтән төзегәннәр.[5] Авылның төньяк читендә кирпеч ясау буенча алты сарай төзелгән. Архитектор чиркәү төзүче осталарны Казаннан алып килгән. Станоклар һәм формалар ясау буенча бригаданы чиркәүнең атакае Иван Михайлович Савосин үзе җитәкләгән.

Һәр крестьян гаиләсе төзелеш комитетының ныклы тәртибе һәм авыл старостасы күрсәтмәсе буенча чиркәү төзелешендә катнашкан. Кешеләр кирпеч ташыганнар, төзелеш лесалары корганнар.

1908 елда акча җитмәү сәбәпле төзелешне туктатырга туры килә. 1913 елның апрелендә правослвие общинасы 8 мең сум күләмендә акча җыя һәм тагын 4 мең сум авыл халкы иганә итә. Төзелеш эшләре 1914 елда яңадан торгызыла. 1916 ел башында бинага тәреләр һәм бакыр гөмбәзләр урнаштырылган. Иң зур кыңгырау 151 пуд һәм 3 фунт авырлыкта булган. Шул ук елның декабрендә эчке бизәү эшләре һәм иконостас ясау башлана. 1917 елга төзелеш тәмамлана. Гыйбадәтханә 1918 елда «Барлык хәсрәт чигүчеләр шатлыгы» иконасы хөрмәтенә изгеләндерелә.

1936 елда чиркәү ябылган,[3] бинасы әйбер саклау өчен файдалыныла башлаган, шуннан соң җимерелә башлаган.[5]

1990 елда авылда православие җәмгыяте торгызыла, һәм 1992 елда гыйбадәтханә Казан епархиясенә Рус Православие Чиркәвенә кайтарылган, реставрацияләү башлана.[3] Чиркәүне мәхәллә кешеләре үз көчләре белән ремонтлаганнар. Гыйбадәтханәне реставрацияләү инициаторы булып Кызыл Яр авылында туган Николай Михайлович Верхунов чыгыш ясый. 1996 елда гыйбадәтханәгә яңа гөмбәз урнаштырыла. Киләсе елның көзендә гыйбадәтханәдә беренче гыйбадәт уздырыла.[5]

Хәзерге вакытта гыйбадәтханәдә гыйбадәтләр якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә башкарыла.[5] Аның приходына шулай ук Крестниково, Николай Бистәсе һәм Сабуровка авыллары да кергән.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]