«Сәләт» Халыкара яшьләр уку-укыту форумы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Сәләт» Халыкара яшьләр уку-укыту форумы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

VII нче Халыкара яшьләр уку-укыту форумы “Сәләт” Без, мәктәбебезнең 6 укучысы, 2018 нче уку елында VII нче Халыкара яшьләр уку-укыту форумы “Сәләт”тә катнашырга лаек булдык. Ни өчен дисезме? Хәзер язам... Үзебез белән таныштырып китим әле: Васина Александра, 6 нчы сыйныф укучысы, уку отличнигы, Бөтенроссия укучылар олимпиадасының математика фәне буенча муниципаль этабы призёры. Шиһапов Ранэль, 6 нчы сыйныф укучысы, уку отличнигы, спортны бик ярата, “Илһам” шигырь бәйгесе җиңүчесе. Васина Александра белән Шиһапов Ранэль форумда 7 нче июль көнне булдылар. Саша белән Ранэль форумнан бик шатланып кайттылар.Алар бер көннең үтеп киткәнен сизмәгәннәр дә. Ә без, дүрт кыз, форумның 5 сменасында – 26-30 нчы июльдә катнаштык. Без: 1.Музипова Алинә, 5 нче сыйныф укучысы, уку отличнигы, Н.Г.Столяров исемендәге шәһәр конференциясендә 2 нче урынны, Халыкара “Ачыш” бәйгесендә 2 нче урынны яулады. 2.Музипова Мария, 7 нче сыйныф укучысы, уку отличнигы, “Тел,мәдәният, 21 нче гасыр” шәһәр фәнни-практик конференциясендә 1 урынны, Н.Г.Столяров исемендәге шәһәр конференциясендә 2 нче урынны, II нче республика “Яшь эзләнүчеләр” конференциясендә 2 урынны,”Җәмгыятьтә прокурорның роле” район бәйгесендә 2 урынны, VII республика “Аксаков укулары” фәнни-тикшеренү конференциясендә 2 урынны, “Ломоносов укулары” шәһәр фәнни-практик конференциясендә 2 урынны яулады. 3.Галиева Таңсылу, 7 сыйныф укучысы, сәхнә йолдызы, “Казан сандугачы”, “Идел буе энҗе бөртекләре” вокал бәйгеләренең җиңүчесе, “Яшь диктор” бәйгесе җиңүчесе, “Яшь ТНВ» ның алып баручысы . 4.Галиуллина Аделина,7 сыйныф укучысы, “Тел,мәдәният, 21 нче гасыр” шәһәр фәнни-практик конференциясендә 1 урынны, VII республика “Аксаков укулары” фәнни-тикшеренү конференциясендә 2 урынны алды. Безнең “Сәләттән” кайтасыбыз да килмәде. Без палаткаларда яшәдек. Палаткаларда яшәргә салкын булыр, дип уйласак та, бер дә салкын булмады.Шулкадәр дус-татау яшәдек. Һәр көннең үз планы... Зарядка, төрле уеннар, җыр, биюләр, экскурсияләр... Анда шулкадәр тәмле пешерәләр – телеңне йотарсың... Иң мөһиме – үзебезгә күпме дуслар таптык: Алинә Яр Чаллы шәһәреннән, Мария Түбән Камадан, мин Болгардан, Аделина Базарлы Матактан дуслар таптык. Дусларыбыз белән хәзер дә аралашып торабыз. “Сәләт”не бөтенебез бик сагындык. Һәркайсыбызның “Сәләт”кә яңадан әйләнеп кайтасыбыз килә.

                                                          Галиева Таңсылу,8а сыйныфы укучысы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]