Алексеевск районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Алексеевск районы
рус. Алексеевский район
Герб
Coat of arms of Alekseevsky district (Tatarstan).gif
Байрак
Flag of Alekseevsky rayon (Tatarstan).png
Ил

Русия

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан

Административ үзәк

Алексеевское

Нигезләү датасы

10 август 1930

Район башлыгы

Козонков Владимир Константин улы[1]

Халык саны (2010)

26 236 кеше
(0,7 %)

Мәйдан

1440.2 км²
(3.1 %)

Алексеевск районы харитада

Сәгать поясы

MSK (UTC+3)

Автомобиль номерлар коды

16, 116

http://alekseevskiy.tatarstan.ru/tat/

Алексеевск районы (рус. Алексеевский район) – Татарстан Республикасының урта өлешендә, Кама елгасының сул ягында урнашкан муниципаль район. Административ үзәгеАлексеевское шәһәр тибындагы бистәсе.

Район башлыгы – Козонков Владимир Константинович, районның башкарма комитеты җитәкчесе – Мифтахов Равгат Завгатович.

Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район территориясе – 2080,1 км². Су өстеннән урта биеклеге – 100-150 м.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексеевск районы 1930 елның 10 августында оештырыла. 1963елның 1 февралендә район территориясе Чистай районы составына күчеп, бетерелә һәм 1964 елның 4 мартында яңадан төзекләндерелә.

1920нче елларга чаклы Алексеевск җирләре Лаеш, Спасс, Чистай өязләренә керә. Шушы елның 27нче маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Совнаркомы Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы төзү турында дикрит кабул иттеләр. Алексеевск үзәге һәм җирләре 1922 – 1930нчы елларда ТАССРның Чистай һәм Спасс кантоны территорияләрендә булып торганлыгы тарихи язмаларда күренә. Ниһаять, 1930нчы елның 10нчы августында Алексеевск районы оеша. Ул чорда 27 авыл советы, 60лап авыл җирлеге булганлыгы һәм анда 34 422 кеше яшәгәнлеге билгеле. 1930 – 1964нче еллар арасында ТАССР территориясендәге районнар гел үзгәреп тора. 1955нче елда Куйбышев сусаклагычын төзегәч, район җирләренең күп өлеше су астында кала. Су чите бистәгә үк якынлаша. 1964нче елда Алексеевск һәм Биләр районнарын берләштерәләр. Аның территориясе 2080 км тәшкил итә. Шуннан бирле Алексеевск районы территориясе үзгәрешләр кичерми.[2]

Халыгы һәм дине[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
23 685 42 611 30 618 24 309 26 207 26 236

Районда үз составына бөтенесе 59 торак пункт керткән 20 җирле үзидарә советы бар. Аларда, 2009 ел халык исәбе нәтиҗәләре буенча, 26264кә якын кеше яши, шул хакта: руслар – 15158 (57,7%), татарлар – 8063 (30,7%), чуашлар – 1717 (6,6%), мордвалар – 944 (3,6%) һ.б. халыклар. Аларның күбесе район үзәгендә (9742 кеше) һәм Биләрдә (2179 кеше) тупланган.

Районда мөселман һәм православие диннәре киң таралган.

Экономикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабан бодае, уҗым арышы, арпа, солы, тары, борчак үстерелә. Терлекчелекнең баш төрләре – ит-сөт терлекчелеге һәм дуңгыз асрау. Биләр урманчылыгы.

Мәдәнияты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексеевскида рус һәм татар телләрендә «Заря» һәм «Таң» район газеталары чыга. Кыр Шонталысында яшь курайчылар ансамбле бар.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексеевск районы – күп кенә атаклы шәхесләрнең туган җире. Бу районнан шагыйрь Салих Баттал, җәлилче Абдулла Баттал, академиклар Александр Бутлеров, Александр Арбузов, шулай ук генераллар, врачлар, сугыш геройлары чыккан.

Чыганагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу мәкалә Википедиянең рус битеннән тәрҗемә ителде.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]