Эчтәлеккә күчү

Нуриәхмәт Сафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нуриәхмәт Сафин latin yazuında])
Нуриәхмәт Сафин
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы Сафин

Туу датасы:

15 декабрь 1946(1946-12-15) (77 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Алексеевск районы, Кыр Шонталысы

Һөнәре:

драма актеры, укытучы

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1968 – х. в.

Бүләк һәм премияләр: ТР халык артисты - 1994РФ атказанган артисты - 2007«Фидакарь хезмәт өчен» медале (ТР) - 2018
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале - 2021
Дамир Сираҗиев премиясе
Яшәгән урын

Сабан урамы[1]

Нуриәхмәт Сафин, Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы Сафин (1946 елның 15 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Алексеевск районы, Кыр Шонталысы) — драма актеры, Республика күчмә (19681987 елларда), Кариев исемендәге (1987 елдан) театрлар артисты, РФ атказанган (2007), ТР халык (1994) артисты. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2011). ТР Театр әһелләре әгъзасы. Габдулла Кариев исемендәге театрга нигез салучыларның берсе.

Н. Сафин - Казан театр училищесы студенты (урта рәттә уңнан икенче)

1946 елның 15 декабрендә Татарстан АССР Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылында туган. Әнисе Гыйззәтбану. Әтисез үсә, кечкенәдән артист булырга хыяллана[2]. Казан театр училищесын (1966), Октябрьның 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының филология факультетын (1983) тәмамлаган. 1966 елдан туган авылы мәдәният йорты директоры. 1968 елдан Республика күчмә театрында (хәзерге Кәрим Тинчурин театры), 1987 елдан (театрга нигез салынган көннән) Татар театр-студиясендә (хәзерге Габдулла Кариев театры) хезмәт итә. Театр-студияне ачу алдыннан башланган эзерлек эшләренә зур өлеш кертә. Телевидениедә балалар өчен тапшыру алып бара[3].

50 ел артист булу чорында 100 дән артык спектакльдә, кинофильмнарда (мәсәлән, «Ак чәчәкләр», 2015) катнаша. Уйнаган рольләре үзенчәлекле, кабатланмас. Ир-егет образларын оста гәүдәләндерде: «Намус хөкеме» (Диас Вәлиев) спектаклендә — профессор Арсланов, «Король Лир» (Уильям Шекспир) — Король Лир, «Башмагым» (Таҗи Гыйззәт) — Кәрим бай, Зыя бай, «Ак тәүбә, кара тәүбә» (Туфан Миңнуллин) — Ризван, «Бер мәхәббәт тарихы» (Р. Шәриф) — Ир, «Яшь йөрәкләр» (Фәтхи Бурнаш) — Галимҗан, «Нигез ташлары»нда (Туфан Миңнуллин) — Гарифулла. Әлеге рольләр Татарстанда да, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә дә халык мәхәббәтен яулады[4].

Н. Сафин - Алпамша. «Сак-Сок» Рабит Батулла
Н.Сафин - король Лир. «Король Лир» Уильям Шекспир

Башкарган рольләренең кайберләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кариев театрында

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәхнәләштергән әсәрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кариев театрында

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Рәмзия (1972 елның 30 июнендә язылышканнар), балалары: улы Аяз, кызы Гөлнара, кияве Иван, оныгы Лиза (Франциядә яшиләр).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. бирелмәләр нигезе
  2. Нуриәхмәт Сафин: Отчеством юк иде, аны 50 яшемдә генә сатып алдым 2020 елның 1 декабрь көнендә архивланган.. «Акчарлак», 06.03.2015
  3. Мөршидә Кыямова. Нуриәхмәт Сафин: Оныгым Франциянең зур кешесе булачак! Татар-информ МА
  4. Нуриәхмәт Сафин соңгы сулышкача халкы белән булырга вәгъдә бирде 2018 елның 1 май көнендә архивланган.. Татар-информ МА, 29.04.2018
  5. «Супер кияү»: Нурбәк Батуллин Нуриәхмәт Сафинны пластика аша сөйләшергә өйрәткән 2018 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган.. kalebtatar.ru, 25.05.2017
  6. ТР мәдәният министры Нуриәхмәт Сафинга «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды, archived from the original on 2020-11-30, retrieved 2019-06-04 
  7. Котлыйбыз ! Нуриәхмәт Сафин Татарстан алдындагы казанышлары өчен ордены медале белән бүләкләнде. teatr_g.karieva (instagram.com)
  8. Нуриәхмәт Сафин Татарстан алдындагы казанышлары өчен ордены медале белән бүләкләнде. Татар-информ, 20.12.2021
  1. Фәнис Гатин. Тал-тирәкле Шунталым. Казан, 2007.
  2. Земфира Гыйльметдинова. Нуриәхмәт Сафин. «Сәхнә», 2011, ноябрь.
  3. С гордостью и уважением. Книга о земляках Алексеевского района 2018 елның 23 ноябрь көнендә архивланган.. К.: РИЦ «Школа», 2014.