Булат Сәлахов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Булат Сәлахов latin yazuında])
Булат Сәләхов
Туганда бирелгән исеме:

Булат Нуретдин улы Сәләхов

Туу датасы:

21 март 1952(1952-03-21) (72 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Чүриле районы, Алан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1990 — 2023

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның халык артисты - 2009«Тантана» премиясе - 2014«Тантана» премиясе - 2020
Дамир Сираҗиев премиясе
Туфан Миңнуллин исемендәге премия

Булат Сәләхов, тулы исеме Булат Нуретдин улы Сәләхов (1952 елның 21 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Чүриле районы, Алан) — нәфис сүз остасы, драматург, Татарстанның халык артисты (2009). Дамир Сираҗиев (2011) һәм Туфан Миңнуллин (2021) исемендәге әдәби, «Тантана» театр (2014, 2020) премияләре лауреаты. Татарстан Республикасы Язучылар союзы әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Булат Нуретдин улы Сәләхов 1952 елның 21 мартында хәзерге Арча районы Алан авылында туа. Алан башлангыч, 1963-1968 елларда Югары Курса сигезьеллык мәктәпләрендә укый. 1968-1970 елларда Кукмара һөнәр училищесында белем ала, Казан киез итек фабрикасында эшли. 1972-1974 елларда Байконурда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә килә, 15ел Кама автомобиль заводы төзелешендә эшли.

Илдар Хаҗи җитәкләгән "Энергетик" мәдәният сарае каршында оешкан Халык театрына йөри һәм төрледән-төрле образлар иҗат итә. 1984-1989 елларда, читтән торып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлый. 1990 елда Чаллыда яңа оешкан татар дәүләт профессиональ драма театрына эшкә килә һәм театрга нигез салучыларның берсе була. Булат Сәләхов 80 нән артык роль иҗат итте, режиссер буларак уннан артык спектакльне сәхнәгә куйды. 2017 елда "Яратылмый калган ярлар" пьесалар җыентыгы басылып чыкты.

Булат Сәләхов гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши, 2023 елга кадәр Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]