Рамил Курамшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Курамшин latin yazuında])
Рамил Курамшин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Рамил Сөләйман улы Курамшин

Туу көне

16 июль 1947(1947-07-16)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Горький өлкәсе, Сергач районы, Кучкай Пожары

Үлү көне

18 декабрь 2022(2022-12-18)[1] (75 яшь)

Үлү урыны

РФ, ТР, Казан

Эшчәнлек еллары

1965 - 2022

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

баянчы, композитор

Кораллар

баян

Жанрлар

җыр, пьеса

Хезмәттәшлек

Татар дәүләт филармониясе
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Бүләкләр

ТР халык артисты - 2001

Милләт

татар

Рамил Курамшин, Рамил Сөләйман (Сулиман [2]) улы Курамшин (1947 елның 16 июле, Горький өлкәсе, Сергач районы, Кучкай Пожары2022 елның 18 декабре, РФ, ТР, Казан) — виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырчы, композитор, Татарстанның халык артисты (2001).

Тышкы рәсемнәр
Рамил Курамшин Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Флера Сөләймановага уйный.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Балачак бәйрәмнәре» китабы, (2014)

1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Сергач районы) Кучкай Пожары авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Сөйләйман (Сулиман) җыр һәм рәсем дәресләрен укыта, әнисе Фәриха — башлангыч сыйныфлар укытучысы. Абыйсы Рафаил (24.02.1945[3]), сеңлесе Гөлсем. Әтисе һәм абыйсына ияреп, 5 яшьтән гармунда уйнарга өйрәнә. Һөнәри баянчы булу теләге белән 1964 елда Казанга килә. Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында укый башлый. Ел ярым укыгач, Казан музыка училищесынә күчә һәм аны 1968 елда тәмамлый. Укыган елларында ук Ф. Насретдинов, И. Ишбүләков, Р. Билалова, В. Шәрипова, Х. Гыйниятова, Ә. Галимова, Г. Рәхимкулов, З. Басыйрова һ.б. җырчыларга баянда уйный. Казан музыка училищесын тәмамлагач (1968[4]), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов) эшкә билгеләнә: бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, егерме ел Илһам Шакировның концерт бригадасында эшли.
1995-2000 елларда «Гармунчылар клубы»н җитәкли.

2022 елның 18 декабрендә каты авырудан соң Казанда вафат. Туган ягы — Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Кучкай Пажары зиратында җирләнгән.[2]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Радиодан баян өчен үзе язган пьесаларны һәм татар халык көйләрен эшкәртеп уйный: «Баян өчен пьеса», «Шаяру», «Концерт пьесасы», «Төймә», «Карабай», «Җыен көе», «Чәчтем бодай», «Бишле бию», «Сирәк-мирәк», «Җәйге авыл урамында», «Ташлар аттым Болакка», «Күңелле гармунчы», «Эрбет», «Баек», «Авыл яшьләре», «Бию», «Киндер сукканда», «Әпипә», «Гармун-патефон», «Җаек күгәрчене» һ.б.

1980 елда телевидениедә аерым концерт биреп, баянчыларга анда юл ача.

1975 елда татар баян музыкасында беренче зур күләмле әсәр — «Баян белән оркестр өчен концертино» яза. Казан дәүләт мәдәният институтының халык уен кораллары оркестры белән яздырып, радио һәм телевидение фондына тапшыра. 1987 елда «Баян белән оркестр өчен икенче концертино»ны тәмамлый.

Йөзгә якын оригиналь әсәр, халык көйләре эшкәртмәләре, 200дән артык зурлар һәм балалар өчен җырлар авторы: «Өй артыгыз гөлбакча», «Кичер, болыным», «Кайтса әгәр яшь чагым», «Хушлашмый китәм», «Аерылулар бигрәк авыр», «Үлмәс моңнар», «Балачагым чыккан каршыма», «Җомга азаны» һ.б.

Музыка уку йортлары өчен дәреслекләр, «Баян әсәрләре» (2007), «Балачак бәйрәмнәре» (2014, ТКН, ISBN 979-0-9003056-5-7) , «Чордашларым, кордашларым» (2014) китаплары авторы.

Мөхтәр Әхмәтов, Рокыя Ибраһимова, Фәйзи Садыйков, Рәис Сафиуллин, Абдулла Халитов кебек баянчыларның уйнау традициясен дәвам итүче һәм үстерүче.

« Рамил Курамшин үзеннән элекке буын баянчыларының эшен дәвам итүче генә түгел, ә камилләштерүче музыкант.
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар баянчылары (төзүчеләре Кирам Сатиев, Нияз Акмалов). Казан: Мәгариф, 1996. ISBN 5-7761-0446-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]