Җәүдәт Фәйзи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәүдәт Фәйзи latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Җәүдәт Фәйзи
Туган телдә исем Җәүдәт Харис улы Фәйзуллин
Туган 4 гыйнвар 1910(1910-01-04)
Ырынбур, Ырынбур губернасы, РИ
Үлгән 2 май 1973(1973-05-02) (63 яшь)
Казан, ТАССР, РСФСР, ССРБ
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Карл Маркс урамы, 48/11[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ
Һөнәре композитор
Җефет Мөсфирә (Бихуҗина, 1911—?), юрист
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеТАССР халык артисты - 1964 ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе - 1944РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе - 1957

Җәүдәт Харис улы Фәйзи – күренекле татар композиторы, Тукай премиясе лауреаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәүдәт Фәйзи 1910 елның 4 гыйнварында Ырынбур шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч музыкаль белемне Оренбург көнчыгыш музыка мәктәбендә ала (Х. И. Булатова-Терегулова классы). 15 яшендә Оренбургның татар театрында куелган «Күз яшьләре» драмасын иҗат итә, кечкенә чакта олыларның халык җырларын җырлавын тыңларга ярата.

1925 елда Җ. Фәйзиләрнең гаиләләре Казанга күчеп килә. Н.Э. Бауман исемендәге 2нче урта мәктәпне (элекке Икенче Казан ирләр гимназиясе) тәмамлагач, Җ. Фәйзи Нижгар якларындагы Ишә авылында укытучы булып эшли. 1929–1933 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый. 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, Фәйзи студиянең уку бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ оештыру эшләре белән бергә, ул биредә Б. Шехтердан композиция классында дәресләр ала, шулай ук Г. Литинскийның консультацияләреннән файдалана. 1936 елда М. Җәлил белән берлектә пионер җырлары альбомын төзи. 1938 елда Җ. Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, Татар дәүләт академия театрында музыка бүлеге мөдире, Татарстан филармониясенең директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли.

«Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә.

Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр язган, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат иткән.

Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын. Җ.Фәйзи бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын язып йөри һәм шул җырларны, уеннарны бергә туплап 1971 елда китап итеп бастырып чыгара.

Композиторның музыкаль сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеген хөкүмәтебез югары бәяли. Ул Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты дигән исемнәргә, шулай ук Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Җәүдәт Фәйзи 1973 елның 2 маенда вафат булды.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Казан: ТКН, 1971.
  2. Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. Татар халык көйләре. Истәлекләр. Казан: ТКН, 1987.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]