Мөдәррис Минһаҗев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөдәррис Минһаҗев latin yazuında])
Мөдәррис Минһаҗев
Туган телдә исем Мөдәррис Мөхетдин улы Минһаҗев
Туган 13 октябрь 1953(1953-10-13) (70 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Шәмәрдән
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Удмурт дәүләт университеты
Һөнәре рәссам
Балалар уллары Марат (1980), Ришат (1991),
кызы Светлана (1983).
Бүләк һәм премияләре Шамил Бикчурин премиясе (2002)
Татарстанның халык рәссамыТатарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

 Мөдәррис Минһаҗев Викиҗыентыкта

Мөдәррис Минһаҗев, Мөдәррис Мөхетдин улы Минһаҗев (1953 елның 13 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Шәмәрдән) — рәссам, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003), Татарстанның халык рәссамы. Шамил Бикчурин премиясе лауреаты (2002). Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы (1996 елдан).

Тышкы рәсемнәр
Картиналары.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Минһаҗев. «Кышкы урман». 2010. Фото: len-journal.ru

1953 елның 13 октябрендә Татарстан АССР Саба районы Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә (1948—2005 елларда эшчеләр бистәсе, 2005 елдан авыл) туган. Шәмәрдән урта мәктәбен (1970), Ижауда Удмурт дәүләт университетының (19311971 елларда Удмурт дәүләт педагогика университеты) сәнгать-графика факультетын тәмамлаган (1975). 1975—1976 елларда Ижауда Удмурт транспорт идарәсенең эстетика бюросында эшли. 1976—1977 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1977—1978 елларда Арча эшчеләр бистәсе (1926—2008 елларда бистә, 2008 елдан шәһәр) Мәдәният йорты каршында сәнәгать-сәнгать остаханәсе ачып, бистәне бизәү эшләрендә катнаша. 1978 елда Түбән Камага күченә. Сынлы сәнгать студиясе ачып, шунда балаларны рәсем сәнгате серләренә өйрәтә. 1992 елда Түбән Кама районы Кызыл Чишмә бистәсе мәчетен бизәү эшләрен башкара. 1998 елдан Лениногорскида яши һәм иҗат итә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Минһаҗев пейзаж, портрет, натюрморт, шамаил һ. б. жанрларда иҗат итә. Шәхси күргәзмәләре Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Яшел Үзән, Ижау, Уфа, Акмәчет (Кырым) һ. б. шәһәрләрдә оештырыла[1]. 2022 елның 14 октябрендә Казан кремленең Кабулханә (Присутственные места) залларының берсендә 50 еллык иҗатына багышланган «Җир бакчалары» (Сады земные) исемле шәхси күргәзмәсе ачылган [2].

Картиналарында тарихи чынбарлыкка туры килүче һәм рәссам фантазиясе белән тудырылган образлар да бар: «Буыннар кайтавазы» (2009), «Ана һәм ул» (1988), «Ак яулыклы әнием» (1989), «Алабугага багышлыйм» (1998), «Сөембикә турында уйланулар» (2000), «Меңьелык Казан» (2005), «Тамга» (2009), «Мөселманнарның изге урыны» (2010) һ. б.
Пейзажлары: «Колын» (1984), «Печән өстендә әбәт» (1994), «Габдулла Тукайның туган ягында» (1996), «Туган өй истәлеге» (2003), «Кич җитә» (2005), «Шөгер яклары» (2006), «Чулман киңлекләре» (2008), «Шәмәрдән урманы» (2011) һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе Мөхетдин, 3 сугыш кичкән. Әнисе Саҗидә (иртә вафат булган), тәрбияләгән әнисе Факия.
Уллары Марат (1980), Ришат (1991),
кызы Светлана (1983).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]