Бакый Урманче

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бакый Урманче latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бакый Урманче
Бакый Урманче.jpg
Туган телдә исем тат. Бакый Идрис улы Урманче
Туган 23 февраль 1897(1897-02-23)
Күл Черкене, Черки-Килдураз вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Русия империясе
Үлгән 6 август 1990(1990-08-06) (93 яшь)
Казан, Татарстан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Русия империясе
Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Альма-матер ВХУТЕМАС[d]
Һөнәре рәссам, график, скульптор, архитектор
Җефет

1) Сара

2) Флора
Балалар Илдар, Айдар
Ата-ана
  • Хәсән улы Идрис (әти)
  • Кәлимулла кызы Мәхҗүбә (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Бакый Урманче һәм якын туганнарының каберләре.jpg
Сайт http://urmanche.ru/

Бакый Урманче, Бакый Идрис улы Урманче (23 февраль 1897, Күл Черкене, Черки-Килдураз вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Русия империясе — 6 август 1990, Казан, Татарстан АССР, РСФСҖ, ССҖБ) — татар һөнәри сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстан АССРның (1960) һәм РСФСРның (1982) халык рәссамы, Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ага Базар, Болгар шәһәренең бистәсе». 1970

Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Буа районы) Күл-Черкен авылында туа. 1907-1914 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында армиягә мобилизацияләнә: Казакъстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгатеннән беренче дәресләр ала.

1919-1920 елларада Казандагы художество училищесында укый. 1920 елда ВХУТЕМАСка укырга кереп, аны 1926 елда тәмамлый. 1926-1941 елларда Казанда, Мәскәүдә, Данбаста, Башкортстанда эшли. Бу чорда Б. Урманче көнкүреш һәм портрет жанрында күбрәк эшли ("Сепарат янында", "Самавыр янында", "Җилкәнле көймәдә йөзү" һ.б. рәсемнәре).

1929 елда репрессияләнә һәм Соловки утраулары лагеренә сөрелә. 1933 елда азат ителә. 1934-1941 елларда Мәскәүдә яши, 1941-1949 елларда Алма-Ата һәм Симәй шәһәрләрендә административ сөргендә вакытта казакъ шагыйрьләре һәм язучылары (Абай, М. Ауезов, С. Моканов) әсәрләренә иллюстрацияләр, график серияләр, Габдулла Тукайның казакъ теленә тәрҗемә ителгән шигырьләренә, Казакъстанның тарихы, көнкүреше һәм сәнгать әһелләренә багышланган әсәрләр иҗат итә; 1949-1958 елларда Үзбәкстанда яши, Урта Азия табигатенә бәйле нәкеш һәм график портретлар, тематик картиналар, пейзаж, этүдләр яза. Балхаш бакыр эретү заводы Мәдәният йортының архитектурасы проекты һәм декоратив бизәлеше авторы (1952). 1949-1958 елларда Ташкәнттә театр-сәнгать институтында укыта, анда сын сәнгате бүлеген оештыручыларның берсе (1956). 1958 елдан Казанда яши һәм иҗат итә.[1]

Төп әсәрләре: нәкеш — Сепаратор янында (1928), Татарстан триптихы (1976, 1985), Салтык болыны (1979; сын — Сагыш (1966), Язгы аһәңнәрСания Кәримова портреты») (1968), Тулпар (1968); Татар мәдәнияте әһелләре портретлары, Татарстанның Кырлай авылында Габдулла Тукайга мемориал архитектура комплексы (1976), Дәрдмәнд һәм Тукай шигырьләренә график иллюстрацияләр (1954-1968); балаларга сәнгать тәрбиясе бирүгә багышланган татарча беренче дәреслек (Мәскәү, 1924), рәсем сәнгатенә караган мәкаләләр һәм башкалар. Б. Урманче мирас итеп татар мәдәнияте эшлеклеләренең скульптура портретлары галереясен калдырды, алар арасында урта гасырлар шагыйре Кол Гали, мәгърифәтче галим Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, шагыйрь Дәрдмәнд, язучы Ф. Әмирхан, шагыйрь Муса Җәлил һәм башкалар да бар. ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1967).1990 елда Казанда вафат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1960 ТАССР халык рәссамы
  • 1972 РСФСР атказанган рәссамы
  • 1982 РСФСР халык рәссамы
  • 1967 Тукай премиясе

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I хатыны Сара

улы Илдар (1937-?), рәссам-график, кино һәм театр рәссамы

II хатыны Флора (1935-2007), фольклорчы галим, тәрҗемәче.

улы Айдар[2]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа бистә зиратында Бакый Урманче, аның әтисе, әнисе һәм соңгы хатыны каберләре

Татарстанның сынлы сәнгать музеенда «Бакый Урманче иҗаты» һәм «Татар халкының тарихи образлары Бакый Урманче иҗатында» исемле экскурсияләр уздырыла.[3]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]