Тәтеш өязе
Внешний вид
Тәтеш өязе
рус. Тетюшский уезд
|
Тәтеш өязе (рус. Тетюшский уезд) — Казан губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чиктәшлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Як | Өяз яки губерна |
---|---|
Төньяк | Зөя өязе |
Төньяк-көнчыгыш | Лаеш өязе |
Көнчыгыш | Спас өязе |
Көньяк | Сембер губернасы |
Көнчыгыш | Чуел өязе |
Элекке Тәтеш өязе территорисндә Татарстанның Тәтеш, Буа, Кама Тамагы һәм Апас районнары; Чуашиянең Ялчык, Батыр һәм Комсомол районнары урнашалар.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәтеш өязе Казан калгайлыгы (1796 елдан — губерна) составында 1781 елда барлыкка килгән.
1920 елда ул юкка чыгарыла, ә аның территориясе Татарстан АССР составына Тәтеш кантоны буларак керә.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1913 елда 17 вулыска бүленгән.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1897 елдагы җанисәбе буенча: татарлар — 91 124 кеше (49,1 %), урыслар — 58 663 кеше (31,2 %), чуашлар — 30 875 кеше (16,6 %), мордвалар — 5 040 кеше (2,7 %), башкалар (поляклар, белоруслар, украиннар, алманнар, яһудләр, чирмешләр) — 73 кеше (0,04 %)
- Тәтеш шәһәре (4 754 кеше): урыслар — 3 883 кеше (81,7 %), татарлар — 789 кеше (16,6 %), чуашлар — 49 кеше (1,0 %), поляклар — 9 кеше (0,2 %), белоруслар — 17 кеше (0,2 %), алманнар, мордвалар — 4 кеше (0,1 %), чирмешләр — 1 кеше (0,02 %), башкалар — 8 кеше (0,2 %).