Эчтәлеккә күчү

Чабаксар өязе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чабаксар өязе latin yazuında])
Чабаксар өязе
рус. Чебоксарский уезд
Өяз үзәге гербы Губерна гербы
Өяз үзәге гербы
Өяз үзәге гербы
Губерна гербы
Губерна гербы
Губерна
Үзәк
Нигезләү датасы
Юкка чыгару датасы
Мәйдан
4 200 км²
Халык саны
127 273 кеше[1]

Чабаксар өязе (рус. Чебоксарский уезд, чуаш. Шупашкар уесĕ) — Казан губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.

Өяз үзәге — Чабаксар шәһәре.

ЯкӨяз яки губерна
ТөньякЦарёвококшайск өязе
КөнбатышКозьмодемьянск өязе
Көньяк-көнбатышЯдернә өязе
Көньяк-көнчыгышЧуел өязе
Көньяк-көнчыгышЗөя өязе
КөнбатышКазан өязе

Чабаксар өязе әле XVII гасырда бар булган. 1708 елда ул юкка чыга, ә Чабаксар Казан губернасы составына тапшырыла. 1719 елда Кзан губернаның Зөя провинциясенә кертелгән. 1727 елда Чабаксар өязе торгызыла.

1920 елның 24 июньдә Чуаш автономияле өлкәсенә кертелгән, 1921 елда өязнең өлеше Мари автономияле өлкәсенә күчте.

1925 елның 21 апрельдән Чуаш АССР составына кертелә.

1927 елда өяз юкка чыгарыла, ә аның территориясендә Чабаксар районы оештырылган.

Административ бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1913 елда Чабаксар өязендә 11 волость бар иде.

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәбе буенча):

Чабаксар өязе
ТелКешеләр саны%
чуаш84 70366,55
рус23 80118,70
чирмеш15 29412,02
татар242,67
яһуд210,02
поляк200,02
алман110,01
украин80,01
латыш2~0,00
мордва1~0,00
башка150,01
Чабаксар шәһәре (4 738 кеше)
ТелКешеләр саны%
рус4 26890,08
чуаш4399,27
чирмеш110,23
поляк60,13
татар50,11
яһуд20,04
мордва10,02
алман10,02
украин10,02
башка40,08