Чуаш автономияле өлкәсе
Чуаш автономияле өлкәсе чуаш. Чăваш автономи облаçĕ рус. Чувашская автономная область | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Башкала | Чабаксар | |||
Тел(ләр) | чуаш, рус | |||
![]() | |
![]() | |
Чуашиядә борынгы җәмгыять | |
---|---|
Урта гасырлар | |
Һуннар империясе (434 — VI гасыр) | |
Русия патшалыгы составында | |
Казан сарае Приказы (1552 — 1708) | |
Русия империясе составында | |
Казан губернасы (1708 — 1920) | |
ССРБ составында | |
Чуаш автономияле өлкәсе (1920 — 1925) | |
Русия Федерациясе составында | |
Чуаш Республикасы (1992 елдан) | |
«Чуашия» порталы |
Чуаш автономияле өлкәсе (чуаш. Чăваш автономи облаçĕ, рус. Чувашская автономная область) — 1920—1925 елларда булган РСФСР составында автономияле өлкә.
Үзәге — Чабаксар шәһәре.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чуаш автономияле өлкәсе Казан һәм Сембер губернасы өлешләреннән 1920 елның 24 июнендә барлыкка килә.
1925 елның 25 апрелендә ул Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.
Административ бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Башта Чуаш автономияле өлкәсе өч (Чабаксар, Чуел һәм Ядернә) өязенә бүленгән.
1921 елда Чуел өязе составыннан Батыр өязе аерылып чыгарыла.
1925 елда Чуаш АӨ составына Алатыр өязе кертелә.