Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы
Татарская Автономная Советская Социалистическая Республика

Coat of Arms of Kazan gubernia (Russian empire).png
25 май 1920 ел — 25 декабрь 1991 ел


Flag of Tatarstan.svg
Flag of Tatar ASSR.svg Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png
Байрак Герб
Шигарь
«Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!»
Башкала Казан
Зур шәһәрләр Казан, Чаллы, Әлмәт
Тел(ләр) рус, татар
Акча берәмлеге сум
Интернет домены .su
Мәйдан 68 000 км²
Халык татарлар, руслар
Идарә итү төре совет республикасы

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР, Татарстан; иске тат. ﺗﺎﺗﺎﺭﺳﺗﺎن ﺋﺎۋﺗِوُﻧِوُﻣﻳﻪﻟئ ﺳِوُۋﺌﺖ ﺳِوُﺗﺳﻳﺎﻟﻳﺳﺗﻳﻙ ﺭﺌﺳﭘِوﺒﻟﻳﻜﺎﺳئِ‎, лат. тат. Tatarstan Avtonomiəle Sovet Sotsialstik Respublikasь, рус. Татарская Автономная Советская Социалистическая Республика) — Русия Совет Федератив Социалистик Республикасы эчендә булган автономияле республика.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТАССР хәзерге Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан була.

ТАССР составына кергән территорияләр (%):

Инкыйлабка кадәре адм. берәмллек↓/Ел→ 1920 1921 1922 1923 1924
Казан губернасының Зөя өязе 100 100 98 98 98
Казан губернасының Казан өязе 100 100 100 100 100
Казан губернасының Лаеш өязе 100 100 100 100 100
Казан губернасының Мамадыш өязе 100 100 100 100 100
Казан губернасының Тәтеш өязе 100 100 87 87 87
Казан губернасының Чар өязе 4 4 5 5 5
Казан губернасының Чистай өязе 100 100 95 95 95
Казан губернасының Чуел өязе 0 0 6 6 6
Казан губернасының Ыспас өязе 100 100 86 86 86
Вәтке губернасының Алабуга өязе 10 43 42 42 42
Вәтке губернасының Малмыж өязе 9 9 9 9 9
Вәтке губернасының Сарапул өязе 0 3 3 3 3
Самар губернасының Бөгелмә өязе 70 70 75 75 75
Уфа губернасының Минзәлә өязе 100 100 100 100 100
Сембер губернасының Буа өязе 53 53 41 41 41
Сембер губернасының Сембер өязе 8 8 8 8 8

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елның мартында Владимир Ленин Мәскәү кирмәнендә Борһан Мансуров, Сәхибгәрәй Сәетгалиев һәм башкалар белән Татарстан республикасы оештыру мәсьәләсе турында фикер алышты.

ТАССР БҮБК һәм РСФСР Халык Комиссарлар Шурасы карары белән 1920 елның 27 маенда игълан ителгән.

1990 елның 30 августында ТАССР Югары Шурасы «Татарстанның дәүләт суверенитеты турында» декларациясен кабул итте һәм ТАССР исемене Татарстан Совет Социалистик Республикасы — Татарстан Республикасы исеменә үзгәртеп корды. 1991 елның 24 маенда РСФСР халык депутатлары җыены бу атаманы раслаган һәм РСФСР Төп канунына тиешле үзгәртүлерне керткән[1].

Идарә-җир төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң башта ТАССР ун кантонга бүленгән булган: АрчаБөгелмәБуаЛаешМамадышМинзәләЗөяСпасТәтеш һәм Чистай. 1921 елда тагын өч кантон (Алабуга, Әгерҗе һәм Чаллы) оештырылган.

1924 елдан кантоннарны юкка чыгару һәм районнар белән алмаштыру процессы башланган, ул 1930 елның 23 июлендә тәмамланган.

1940-еллар уртасына кадәр районнар саны арта барган; мәсәлән, 1948 елда ТАССР 70 районга һәм 3 республика карамагындагы шәһәргә бүленгән.

1950-еллар башында Татарстан һәм Башкорт АССРларны өлкәләргә бүлү проекты тормышка ашырыла башлаган. 1952 елның 8 маенда ТАССР эчендә ике өлкә (Казан һәм Чистай) оештырылган. 1953 елның 21 февралендә Бөгелмә өлкәсе барлыкка килә. Ләкин Сталин үлеменнән соң бу проект туктатылган һәм 1953 елның 30 апрелендә үк барлык өлкәләр юкка чыгарылганнар.

Моннан соң һәм 1963 елга кадәр районнарны зурайту процессы алып барылган. 1963 елдан кайбер бетерелгән районнарның торгызуы башланды.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]