Татар теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар теле latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Tatar tele

Tatarça Татарча تاتار تلی‎

تاتارچه
Үзисем:

Татар теле Tatar telе تاتار تلی‎

Илләр:

Русия, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Төркия, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Финләндия, Румыния, Кытай, Австралия һәм башкалар.

Төбәкләр:

Татарстан, Башкортстан, Чиләбе өлкәсе һ.б.

Рәсми халәт:

Татарстан

Күзәтүдә тора:

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

Сөйләшүчеләр саны:

6 496 600[1]

Дәрәҗә:

95

 Классификация
Төркем:
Язу:

кирилл әлифбасы (Татар әлифбасы)

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

тар 660

ISO 639-1:

tt

ISO 639-2:

tat

ISO 639-3:

tat

Татар телетатарларның милли теле, Татарстанның дәүләт теле, таралышы буенча Русиядә икенче тел. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә. ЮНЕСКО игълан иткән 14 иң коммуникатив тел исемлегенә керә.[2]

Лексика ягыннан татар теленә иң якын тел — башкорт теле, аннары ногай, каракалпак, казакъ, балкар, үзбәк, уйгур һәм комык телләре бара.

Телнең таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар теле Татарстан Җөмһүриятендә, шулай ук Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия, Мордовия җөмһүриятләрендә, Төмән, Сембер һәм Сарытау өлкәләрендә киң таралган. Русиянең барлык төбәкләрендә дә татарлар яши, барысында да татарча сөйләшүчеләр бар. Татар телендә Русиядә 5,3 млн. якын кеше сөйләшә (2002 елның халык исәбе буенча). Татар теле шулай ук башкортлар (524 399 мең кеше), урыслар (136617 кеше), чирмешләр (42892 кеше), арлар (26242 кеше) һәм чувашлар (68624 кеше) арасында да кулланыла. 2002 елның халык исәбе алу күрсәткәнчә, Русия татарларының 81%ы татар телен белә (5554601 кешедән 4488330 кеше, 2002 елның халык исәбе буенча).

Дөньяда татарча белгәннәрнең саны мәгълүм түгел. Бу сан якынча 6 миллионнан 8 миллионга кадәр. Татар теле Үзбәкстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан илләрендә таралган. Татарча сөйләшүчеләр АКШта, Алманиядә, Австралиядә һәм башка илләрдә дә бар.

Шивәләр (диалектлар)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне шивәле (диалекталь) лексикага кертеп карыйлар. Шивәле сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар.

Татар теле өч шивә берәмлегенә бүленә:

1) урта;

2) көнбатыш (мишәр);

3) (көнчыгыш).

Шивәләрнед төп үзенчәлекләрен фонетик төзелеш, морфологик шәкелләр, синтаксик алымнар һәм лексик материаллар буенча ачыкларга мөмкин.

Шивәләр сөйләшләргә бүленә. Урта диалект, мәсәлән, 12 сөйләштән тора.

Әдәби телнең нигезе итеп урта шивә алынган. Әдәби тел шивәләргә зур йогынты ясарга мөмкин (радио, ТВ, матбугат, мәгариф системасы һ.б. аркылы).

Урта шивәнең кайбер лингвистик үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1) җ-ләштерү: җул, җегет.

2) [к], [г] авазларының калын әйтелеше: къарга (qarğa), къамыш (qamış);

3) [а] авазының о-лаштырылуы: ба°ла°лар.

4) ф//п күчеше: Патыйма;

5) х//к күчеше: катын;

6) III зат тартым шәкеленең кабатлануы: ансысы;

7) инфинитив шәкеле —мага, —малы: бармалы.

Көнбатыш шивәнең кайбер лингвистик үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1) й-ләштерү: Йамали, йаңы;

2) [а] авазының ачык итеп әйтелүе: бала;

3) ирен-ирен [о], [ө], [у], [ү] иренләштермәү: кен, беген, тен, кыяш;

4) дифтонгларны монофтонглаштыру-бер аваз булып әйтелә: сүләү, әдә, ү, бәрәм, кайнар-канар;

5) [қ] /q/, [ғ] /ğ/ авазларының [к], [г] булып әйтелүе яисә төшеп калуы: кар, афу.

Көнчыгыш шивәнең кайбер үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1) ц-лаштыру: пыцак, бырцак;

2) [б], [д], [з] тартык авазларының саңгырау парларына алмашынуы: Пыел урашай полса ярар иде.

Тәрбияләнү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар теле Идел буе һәм Урал алды районнарында башка туган һәм шулай ук туган булмаган телләр нигезендә тәрбияләнде. Татар теленә мари, мордва, удмурт, гарәб, фарсы, рус телләре йогынтысы аеруча зур булды.

Сакланып калган әдәби мирасның иң борынгысы XIII гасырга карый.Bolgar tamgase.jpg Идел буе Болгары шагыйре Кол Гали язган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Поэма язылган тел үзендә болгар һәм кыпчак телләре элементларын берләштерә. Flag of the Mongol Empire 2.svg Монгол империясе һәм Golden Horde flag 1339.svg Алтын Урда чорында рәсми тел буларак Идел буе төркиләренең кыпчак теле кулланыла. Flag of the Kazan Khanate.svg Казан ханлыгы чорында искетатар теле тәрбияләнә, бу телгә гарәб һәм фарсы телләреннән алынмалар хас була.

Рәсми статус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан метрополитенында ике дәүләт телендәге язу

Татарстанда татар теле, рус теле белән беррәттән, дәүләт теле булып санала. Татар телендә рәсми буларак кирилл әлифбасы кулланыла. Кайбер татарлар, күбесенчә чит илләрдә, латин һәм гарәп әлифбасын да куллана.

Татарстанда татар мәктәпләре күп. Югары уку йортларында татар теле факультетлары бар.

ММЧ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар телендә төрле массакүләм мәгълүмат чаралары эшли.

Телевидение[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар телендәге телевидение тапшыруларына килгәндә:

Радио[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Татар радиолары

Татар телендә шактый радиолар эшли.

Моннан тыш дистәләрчә район радиолары, интернет радиолары бар.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Татар матбугаты

1990 еллардан бирле татар матбугаты да шактый баеды. Татар телендә йөзләрчә газета-журналлар чыга. Аларның арасында дәүләт басмалары да(«Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Казан утлары»), шәхси басмалар да бар («Безнең гәҗит», «Ирек мәйданы», «Акчарлак»).

Электрон матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Татар интернеты

Күпсанлы дәүләти һәм дәүләткә карамаган мәгълүмати агентлыклар туплап торган яңалыкларны Интернет челтәре аша Бөтендөнья пәрәвезе хезмәте нигезендә үз веб-сәхифәләр ярдәмендә тараталар.

Татарлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Татарлык

Татар теле, аның хәле һәм аны белү дәрәҗәсе — татарларның милли кемлекләренә караган мәсьәләләрнең нәкъ үзәгендә.


« Ана телебез көннән–көн чүпләнә, пычрана бара. Яшьләребез корама телдә сөйләшә, корама телдә яза. Радио-телевидение, газета-журнал калька (урысчадан туры тәрҗемәләр) белән тулган. Сөйләүчеләр, язучылар һичкем (Фәннәр академиясе, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Язучылар берлеге әһелләре) белән киңәш-табыш итмичә, тота да яңа сүз уйлап таба һәм шуны куллана башлый. Шуннан ясалышы телебез кануннарына туры килми торган тамырсыз сүзләр барлыкка килә...
Ана теле сагында тору, киңәш бирү Тәшкилаты корырга, ул Тәшкилатның үзенең матбугаты булырга тиеш. Эфирга, шәһәр капкаларына, кибет маңгайларына эленә торган шигарьләрне очраклы кешеләргә тәрҗемәгә бирмәскә, язмаларны белгечләр күзәтүендә тотарга, Ана телен яклау-сак­лау-сафлау гамәлен Хөкүмәт Мәҗлесендә махсус көн тәртибенә кертеп карарга.[3]
»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ethnologue report (ингл.)
  2. http://www.idmedina.ru/books/encyclopedia/?1328 - абруйлы чыганак була алмый, ЮНЕСКО рәсми басмасына нигезләнү зарур
  3. Рабит БАТУЛЛА. Рабит БАТУЛЛА: АНА ТЕЛЕБЕЗНЕҢ ХӘЛЕ МӨШКЕЛ. «Мәдәни Җомга» газетасы веб-сәхифәсе. 2016 елның 1 декабрь көнендә тикшерелгән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]