Төркия авазы — Татарча

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төркия авазы — Татарча latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Төркия авазы татар хезмәтенең сайты

«Төркия авазы — Татарча»Төркия авазы радиосының татар тапшырулары хезмәте. Төркиядә яшәүче татарларга юнәлгән. Көн саен эфирга 25 минутлык тапшыру чыгара. Тапшыруларның текстлары интернетта урнаштырыла. Сайт тулысынча латин әлифбасында алып барыла.

Төркия авазы радиосының татар телендәге тапшырулары нигездә Төркиягә һәм анда барган вакыйгаларга багышлана. Шул ук вакытта Татарстан, татар халкы һәм төрки дөнья хәбәрләре дә чагылыш таба.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче халыкара төрек тапшыруы 1937 елның 8 гыйнварында Ankara Radio Corporation тарафыннан гарәп телендә алып барыла. Даими рәвештә халыкара тапшыру 1938 елның 28 октябрендә башлана.

Тапшырулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркия авазы татар бүлеге көн саен эфирга 25 минуттан торган тапшыру әзерли. Һәр көнне соңгы хәбәрләр, төрек һәм дөнья матбугатына күзәтү тапшырулары яңгырый. Калган эфир вакытында күпсанлы тапшырулар чыгарыла: «Төрки дөнья хәбәрләре», «Бу дөнья барыбызның», «Ауразия көнүзәге», «Анадолу риваятьләре», «Дин вә әхлак», «Җөмһүрият галереясе», «Иң мөһиме — кеше», «Төрек театры», «Төрекчә өйрәнәбез», «Дуслык күпере» һәм башкалар.

Ай саен радиода «Айның соравы» бәйгесе уйнала. Бирелгән сорауга дөрес җавап биргәннәр арасында җирәбә үткәрелеп, 3 кеше бүләкләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]