Эчтәлеккә күчү

Төрки халыклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төрки халыклар latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Төрки халыклар таралуы харитасы

Төркилә́р – күп кардәш халыкларны берләштергән этнотелле төркем. Тулаем төрки халыкларга 250 миллионан артык кеше керә.

Төрки халыклар классификациясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Хәзерге тел белемендә төрки телләрнең классификацияләре гаять күп. Бу классификацияләр төрки халыкларның географик урнашуына, төп тел үзенчәлекләренә һәм тарихына нигезләнгән. Беренчеләрдән булып төрки халыкларның классификациясен 11 гасырда Мәхмүт Кашгарыйның «Диване лөгать эт-төрк» хезмәтендә бирелә. В. В. Радлов, Ю. Немет, А. Н. Самойлович, С. Е. Молов, В. А. Богородицкий, Н. А. Баскаков, Габдрахман Сәгъди кебек галимнәр дә үз классификацияләрен тәкъдим иттеләр. Хәзерге төрки тел белемендә Баскаков тәкъдим иткән түбәндәге классификация иң дөрес дип санала.

Мәхмүд Кашгарый буенча төрки дөнья (XI гасыр)
Төрки һәм маңгул телле халыклар яшәүче җирләр

Төрки телләр үсешендә тарихи чорлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]