Месхет төрекләре
Внешний вид
Месхет төрекләре | |
Үз аталышы |
төрки |
---|---|
гомуми сан | |
яшәү җире |
Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Украина, Русия. |
Теле |
Төрек теленең диалекты |
Дине | |
Кардәш халыклары: |
Төрекләр башка Төрки халыклар |
![]() |
Месхет (Ахыска) төрекләре (төр. Ahıska Türkleri, гөрҗ. თურქი მესხები) – Гөрҗистанның Ахыска төбәгеннән чыккан төркиләр. Хәзерге вакытта өлешчә Төркиядә һәм нигездә элеккеге ССРБ дәүләтләрендә сибелеп яшиләр. Гомум саннары якынча 300 мең. Дингә ышанучылар арасында күпчелеге сөнни мөселманнар.
Килеп чыгышлары буенча ике теория яшәп килә:
- төрки теория. Бу теория буенча месхет төрекләренең күпчелеге (якынча 80%) - этник төрекләр булган иген игүчеләр һәм азәрбайҗанча сөйләшүче көтү көтүчеләр нәселеннән, калган өлеше (якынча 20%) исә гөрҗиләр һәм әрмәннәр (хемшиллар) нәселеннән дип санала.
- гөрҗи теориясе: ахыска төрекләренең күпчелеге - берникадәр төрек, азәрбайҗан һәм, мөгаен, әрмән (хемшил) каны катнашкан XVII—XVIII гасырларда төрекләшкән Месхетия гөрҗиләре нәселеннән.