Чулым татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чулым татарлары latin yazuında])
(Чулымнар битеннән юнәлтелде)
Чулым татарлары
Үз аталышы

ҡасарлар, чулымнар, татарлар

гомуми сан

382 (2021)[1]

яшәү җире

Россия

Теле

чулым татар теле

Дине

Христианнар, Шаманизм тарафдарлары

Кардәш халыклары:

төрки халыклары

Чулым татарларыСебердә яшәүче аз санлы төрки халык. Тум өлкәсенең Тегульдет авылында һәм Красноярск краеның Пасечное авылында яшиләр.[2]

Чулым телендә сөйләшәләр. Бүген Россиядә бу телдә 270 кеше сөйләшә ала. Чулым татарларының 17,6%ы гына чулымча белә, бу якынча 113 кеше.

Төп диннәре — православие һәм җирле мәҗүсилек.
Элек чулымнарда шаманизм, тотемизм һәм рух сурәтләренә табыну таралган булган, алар табигать хуҗалары булып һәм шулай ук ыру, гаилә һәм шәхси яклаучылар булып саналганнар.
Атамалары биредәге Чулым елгасыннан килә (Об кушылдыгы). Чулым татарлары биредәге төрки халыкларның һәм кет, селкупларның кушылуыннан килеп чыкканнар. Соңрак руслар, хакаслар составында ассимиляция кичергәннәр.
Чулымнар агачны яхшы эшкәртә белгәннәр, алар аннан чынаяклар, җамаяклар, кашыклар ясаганнар, көймәләр һәм килеләр чокып ясаганнар, нарта, чаңгы, җәя һәм үзаткыч кораллар ясаганнар.
Көнкүрештә туздан төрле савыт-саба кулланылган; аннан шулай ук тартмалар, ук савытлары һәм пычак футлярлары ясаганнар. Чулымнар табигатьтә үсүче ашарга яраклы үләннәр, җиләкләр, эрбет чикләвекләрен җыйганнар. Алар үсемлекләрнең ашарга яраклы тамырларын махсус агач көрәкчек ярдәмендә казып чыгарганнар. [3].
Чулым татарларының күпчелеге хәзер Томск өлкәсенең Тегульдет районында һәм Красноярск краеның Тюхтет районында тора, күбесенчә Пасечное авылында һәм Чиндат авылында. 2006 елда Пасечное авылында яшәүче А. Ф. Кондияков әфәнде Томск лингвистика белгече В. М. Лемская ярдәмендә Чулым теле түгәрәген оештырган (кыска вакыт эшләгән); бергәләп әлифба һәм глоссарий әзерләнгән булган[4][5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Всероссийская перепись населения 2020—2021 годов
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-08-07 
  3. Бояршинова, 1960
  4. Змановская, Евгения. Чулымцы возрождают родной язык. // Сайт ГТРК «Красноярск» (16.09.2008). әлеге чыганактан 2013-10-20 архивланды. 2015-12-20 тикшерелгән.
  5. Лемская В. М. {{{башлык}}} // Томский журнал лингвистических и антропологических исследований. — № 4 (6). — С. 9—12.