Тотемизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тотемизм latin yazuında])
Тотемизм
Сурәт
 Тотемизм Викиҗыентыкта


Борынгы дин формалары

Aum


Дин формалары

Анимизм  • Антропоморфизм  • Зоолатрия  • Магия  • Полидоксия  • Тотемизм  • Фетишизм  • Шаманизм

Тотеми́зм - борынгы ыруглык җәмгыятенең инанулары һәм йолалары комплексыннан гыйбарәт, алар кешеләр төркемнәре һәм хайваннар арасындагы туганлык турындагы күзаллаулар белән бәйләнгән.

Thunderbird паркында урнашкан тотем, Виктория (Британия Колумбиясе)

Тотемизм борынгы җәмгыятьнең (элгәреге ыруглык строеның) инанулары һәм йолалары комплексыннан гыйбарәт, алар кешеләр төркемнәренең туганлык турындагы күзаллаулары һәм тотемнар (Төньяк Америка индеецларының оджибве кабиләсе телендә «ототем» аның нәсел-ыруы) — хайваннар һәм үсемлек төрләре (сирәк кенә табигать күренешләре һәм җансыз предметлар) белән бәйләнгән. Тотемизм билгеле бер ыругның нинди дә булса тотем белән кан кардәшлеге һәм табигатьтән өстен бәйләнеше турындагы ышануга нигезләнгән.

Бу тотем илаһи зат дип түгел, ә кардәш һәм дус дип исәпләнгән. Һәр ыруг үз тотемы исеме белән аталган. Ул тотемны үтерү һәм ризык итеп файдалану тыелган. Инануның беренче объекты — хайван. Борынгы кешеләр тотем (ыруг символы) итеп сайланган хайван, әйтик, аю яки бүре белән иң якын туганнар арасында булган кебек кан кардәшлеген тойганнар. Тотемнары аю булган төркем әгъзалары үзләрен аюлар дип исәпләгәннәр һәм бөтен аюлар — алар төркеменең әгъзалары дип уйлаганнар. Тотемлы кабиләләр һәр кеше үлгәннән соң үз тотемы хайванына әверелә һәм, димәк, һәр хайван аларның мәрхүм туганы булуына ышанганнар. Тотемга табыналар, аннан мәрхәмәт көтәләр, аның белән аралашалар, дошманнардан һәм йола башкаруга багышланмаган кабиләдәшләреннән саклыйлар. Кеше тормышының бөтен этаплары — туу, үсмер чордан өлкәннәр тормышына күчү, үлем — махсус багышлау йолалары аша узган. Бу йолалар процессында индивид социальләшкән, гореф-гадәтләрне, традицияләрне һәм община кыйммәтләрен үзләштергән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кравченко А.И., Певцов Е.А. Җәмгыять белеме: 9 сыйныф өчен уку ярдәмлеге./Русчадан М.А. Хәйруллин тәрҗ.-Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2005. - 223 б. рәс. б-н. ISBN 5-94113-205-0