Шорлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шорлар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Шорлар
Үз аталышы

шор-кижи, татар-кижи

гомуми сан

13 000 кеше кеше

яшәү җире

Русия.

Теле

шор теле

Дине

Праваслау, Шаманизм

Кардәш халыклары:

башка Төрки халыклар

Шорлар яки шор татарларыРусиядә яшәүче төрки халык. 1926 елга кадәр киҗи-татарлары исемләнә иде. Хәзерге үзисеме - татар-кижи, шор-кижи. Төп территорияләре — Таулы Шория төбәге, 1939 елга кадәр биредә Таулы-Шор милли районы була, шул елны РСФСР Югары шурасы президиумы районны бетерү турында фәрман чыгара. Сугыштан соңгы вакыттан алып, хәзерге заманга кадәр төбәк күмер чыгару сәнәгатенең аяусыз эксплуатациясенә дучар ителә. Ачык ысул белән күмер чыгару табигать өчен һәм кешеләр өчен зур зыян сала. Бигаять зур карьерлар таулы шор авылларын «йота», сулыкларны агулый һ.б.[1]

Гомум саны якынча 15 мең, нигездә Кемерово өлкәсендә яшиләр. Шулай ук шорлар аз санда Хакасиядә, Алтай Республикасында, Красноярск краенда һәм Алтай краенда бар. Телләре алтайлар теленә бик якын.

  1. "Без акрын гына бетеп барабыз". Себернең төп халкы ничек юкка чыга?