Алтай Республикасы
Алта́й Респу́бликасы (Таулы Алтай, алт. Алтай Республика, рус. Республика Алтай) — Россия Федерациясе белән берләшкән [3] , Алтай таулары эчендә урнашкан Россия Федерациясе субъекты, Себер федераль округына керә.
Башкаласы — Таулы Алтай шәһәре.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1922 елда Ойрот автоном өлкәсе буларак оеша, 1948 елда Таулы Алтай өлкәсе исемен ала. 1990 елдан Таулы Алтай АССР, 1991 елдан Таулы Алтай Республикасы, 1992 елдан Алтай Республикасы.
Географик мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Республика Алтай таулары белән уратып алынган, бер-бер артлы тезелгән тау сыртларында урнашкан.
Алтай Республикасы алтын, мәрмәр, тау бәллүре, төрле сирәк металларга бай.
Климаты — уртача континенталь. Кыш озын һәм суык. Гыйнварьда уртача температура -15°Cтан алып, тауларда -32°Cка кадәр җитә. Июль аенда уртача температура +19°C, +22°C, тауларда исә +14°C, +16°C.
Тауларда уртача еллык температура -6°C.
Административ-территориаль бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
| № | Район | Административ үзәк |
|---|---|---|
| 1 | Кош-Агач районы | Кош-Агач |
| 2 | Майма районы | Майма |
| 3 | Онгуда районы | Онгудай |
| 4 | Турочак районы | Турочак |
| 5 | Улаганский районы | Улаган |
| 6 | Усть-Кан районы | Усть-Кан |
| 7 | Усть-Кокса районы | Усть-Кокса |
| 8 | Чемал районы | Чемал |
| 9 | Чоя районы | Чоя |
| 10 | Шебалино районы | Шебалино |
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Хуҗалыкның төп юнәлеше — терлекчелек, пантлы боланчылык, дөячелек, аучылык.
Биредә агач эшкәртү, җиңел, күн сәнәгате үсеш ала. Төзелеш материаллары җитештерелә. Алтын табыла (Веселый руднигы һәм Майск, Талон бистәсе). Чемал ГЭСы бар. Туризм — Телецкое (Алтынкүл, алт. Алтын Кӧл) күле.
Республиканың төп магистрале — Чуйск тракты (Бийсктан алып Монголиягә кадәр бара).
Дәүләт гимны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Алтай Җөмһүрияте гимны (алтай телендә — Алтай Республиканыҥ Гимны) көен — Владимир Пешняк, сүзләрен Аржан Адаров язган. Гимн 2001 елның 11 сентябрендә кабул ителде. Башта алтай телендәге өч куплет, аннары урысча ике куплет башкарыла.
Хор гимнны “Алтай!” өндәмәсе белән тәмамлый.
| Алтай кирилл язуында | Altay latin yazuında | Тәрҗемәсе | Куплеты на русском |
| Кӧк теҥери јылдыстар,
Улу, јайым Кан-Алтай. Ӱч-сӱмер, ыйык тайгалар — Агару, јебрен Алтай.
Јыҥкыс эдер јаҥы јок. Ӱргӱлји кӱйген одыбыс Ӧчӱп калар учуры јок.
Алтай — мӧҥкӱ кудайыс. Элен чактарга корула, Россияла бис јажына. |
Kӧk tеñеri, јıldıstаr,
Ulu, јаyım Kаn-Аltаy. Ӱç-sӱmеr, ıyık tаyğаlаr — Аğаru, jеbrеn Аltаy.
Јıñkıs edеr јаñı јоk. Ӱrğӱlјi kӱyğеn оdıbıs Ӧçӱp kаlаr uçurı јоk.
Аltаy – mӧñkӱ kudаyıs. Elеn çаktаrğа kоrulа, Rоssiyalа bis јаjınа. |
Күк йөзендә йолдызлар,
Олы, бәйсез Хан-Алтай. Өчтүбә, урманлы таулар — Борынгы, изге Алтай.
Янтык булган чагы юк. Мәңгелек ут янган җирнең Сүрелер учагы юк.
Алтай — мәңгелек терәк. Гомерлек бу язмышыбыз, Русиядә тормышыбыз. |
Ты солнцем создан, Алтай,
Живи и процветай. Ты вовек непоколебим, И прекрасен наш Алтай.
Тебе и ей мы верны. И единою судьбой Навсегда озарены!
|
Гимн сүзлекчәсе
| кӧк теҥери — күк йөзе
јайым — ирекле, бәйсез Ӱч-сӱмер — Өчтүбә агару — изге jебрен — борынгы ыйык — ихтирамлы тайга — урманлы тау ӱргӱлји, мӧҥкӱ — мәңгелек ӱч толыкту — өч түбәле јыҥкыс — авыш, янтык эдер — итәр јаҥы јок — гадәте юк |
кӱйген — янган, көйгән
одыбыс — утыбыз ӧчӱп калар учуры јок — сүнеп калыр чагы юк ӧскӧн — үскән кабайыс (кабай) — бишегебез кудайыс (кудай) — ходаебыз бис — без элен чак — борынгы заман элен чактарга — гасырлар буе корула — саклана јажына — гомер буе |
Татарлар һәм алтайлылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]«Алтай таулары төрки халыкларның алтын бишеге» — дигән әһәмиятле сүзләр Казахстанда[4] да, Төркиядә дә, Татарстанда[5] да, һ.б. өлкәләрдә дә еш ишетелә. Бу әйтем Алтай тауларының төрки халыклар тарихында һәм мәдәниятендә мөһим урын алып торуыннан гыйбарәт.
«Алтай — төрки-татар башлангычының мәдәни бишеге. Татарстан өчен бу бик әһәмиятле. Сентябрь аенда Алтайда төрки халыклар цивилизациясенә багышланган конференция узачак. Болгарда булачак музейның беренче катына – борынгы төрки цивилизация өчен анда материаллар бик күп булыр, — дип уйлыйм. Аннан туризм проектлары да күтәрелә. Шулай итеп мәдәнияттән башланган эшчәнлек экономик яктан беркетелсә, Татарстан-Алтай багланышлары яңа дәрәҗәгә күтәрелер дигән өмет бар», — Фәрит Уразаев, «Бөтендөнья татар конгрессы», июнь 2012[6].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
- ↑ Оценка численности постоянного населения на 1 января 2025 г. и в среднем за 2024 г. и компоненты её изменения — Росстат, 2025.
- ↑ Конституция_Российской_Федерации#.D0.A1.D1.82.D0.B0.D1.82.D1.8C.D1.8F_5 Конституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2
- ↑ https://yvision.kz/post/372230
- ↑ https://www.azatliq.org/a/747675.html
- ↑ “Сабантуй хәрәкәте Алтай татарларын көчәйтте”
