Квадрат километр
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Квадра́т киломе́тр (км², кв. км, km²) — мәйдан үлчәве берәмлеге, квадрат метрга кабатлы.
Квадрат километр — метрик мәйдан берәмлеге, 1000 м яклы квадратның йөззурлыгына тигез. Шундый квадратның йөззурлыгы 1000 м × 1000 м = 1 000 000 м² га тигез.
Бер квадрат километр түбәндәгенә тигез:
- 1 000 000 м²;
- 100 гектар = 10 000 ар;
- 0,878687 квадрат чакрым;
- 0,386102 квадрат миль;
- 247,105381 акр.
Үз нәүбәтендә:
- 1 м² = 0,000001 км²;
- 1 гектар = 0,01 км²;
- 1 ар = 0,0001 км²;
- 1 квадрат миль = 2,589988 км²;
- 1 акр = 0,004047 км².