Ар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ар latin yazuında])

Ар (фр. are, лат. area — «мәйдан, йөз»; рус билгеләве: а; халыкара: а) — халыкара системага кермәгән мәйдан үлчәве берәмлеге.

Ар 10 м яклы квадратның йөззурлыгына тигез. Шундый квадратның йөззурлыгы 10 м × 10 м = 100 м² га тигез.

1 ар түбәндәгенә тигез:

100 квадрат метр (м²);
0,01 гектар (га).

Гади сөйләмдә арны сутый (рус. сотый, сотка) дип атыйлар[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сутый — «одна сотая гектара (мера земли)». — Әхмәтьянов, Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. II том (М–Я). — Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. — 567 б. — Б. 183.