Омск өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Омск өлкәсе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Омск өлкәсе
Омск өлкәсе флагы[d]Омск өлкәсе гербы[d]
Flag of Omsk Oblast.svgWappen von Oblast Omsk (seit 2020).png
Нигезләнү датасы 7 декабрь 1934
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Башкала Омск
Административ-территориаль берәмлек Россия[1]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Omsk Oblast.map
Хөкүмәт башлыгы Александр Леонидович Бурков[d]
Халык саны 1 960 081 кеше кеше (1 гыйнвар 2018)[2]
Сәгать поясы Омск вакыты[d]
Чиктәш дәүләтләр Төмән өлкәсе, Тум өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Павлодар өлкәсе[d] һәм Төньяк Казакъстан өлкәсе
Кулланылган тел Себертатар теле, Хант теле һәм силкүп теле[d]
Мәйдан 139 700 км²
Рәсми веб-сайт omskportal.ru
Map of Russia - Omsk Oblast.svg
Тема җәгърафиясе Омск өлкәсе географиясе[d]
Нумир тамгасы куды 55
Монда җирләргәннәр төркеме [d]
Commons-logo.svg Omsk Oblast Викиҗыентыкта

Омск өлкәсе (рус. Омская область) — Русия Федерациясенә кергән өлкә. Көньяк-көнбатыш Себердә урнаша. Мәйданы — 141 100 км². Халык саны — 2 014 135 (2009), халык тыгызлыгы — 14,3 кеше/км² (2009).

Өлкәнең административ үзәгеОмск шәһәре. Көньякта Казакъстан, көнбатышта һәм төньякта Төмән өлкәсе, көнчыгышта Новосибирск һәм Тум өлкәләре белән чиктәш. Себер федераль бүлгесена керә.

2002 ел мәгълүматларына караганда өлкәдә 47 796 татар яши.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Рәсәй субъекты
Төньяк Төмән өлкәсе
Көнчыгыш Тум өлкәсе, Новосибирск өлкәсе
Көньяк Казакъстан
Көнбатыш Төмән өлкәсе

Омск өлкәсе Русиянең Азия өлешендә, Көнбаты Себер тигезлегендә урнашкан; өлкә территориясе төньяктан көньякка 600 километрга, көнчыгыштан көнбатышка 300 километрга сузылган.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкә климаты континенталь, уртача салкын. Кыш дәвамлы һәм салкын, гыйнварның урта температурасы якынча -20 °С. Җәй җылы һәм кыска вакытлы, июльнең урта температурасы — +17…+19 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме 300 (көньякта) — 500 (төньякта) мм.

Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлык елгалар Иртыш бассейныныа керәләр. Иртыш елгасына мең километр дәвамында өлкәне көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка кисеп үтә. Эре кушылдыклар — Ишем, Омь һәм Тара. Күлләр күп, көньякта башлыча тозлы, төньякта төче.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта гасырларда Омск өлкәсе җирләре Төрки каһанлык һәм Себер ханлыгына кергән. 1584 елда Ермак җитәкчелегендәге урыслар тарафыннан әлеге җирләр басып алына.

Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Омск өлкәсендә 32 район. Районнар исемлеге

  1. Азов милли алман районы
  2. Большеречье районы
  3. Большеуковский районы
  4. Горький районы
  5. Знаменское районы
  6. Исилкүл районы
  7. Калачлы районы
  8. Колосау районы
  9. Кормиловка районы
  10. Крутинка районы
  11. Любинский районы
  12. Марьяновка районы
  13. Москаленки районы
  14. Муромцево районы
  15. Называевск районы
  16. Нижняя Омка районы
  17. Нововаршавка районы
  18. Одесское районы
  19. Оконешниково районы
  20. Омск районы
  21. Павлоградка районы
  22. Полтавка районы
  23. Рус-Поляна районы
  24. Саргатское районы
  25. Седельниково районы
  26. Таврическое районы
  27. Тара районы
  28. Тәвриз районы
  29. Түкәле районы
  30. Усть-Ишем районы
  31. Черлак районы
  32. Шербакүл районы

Өлкә әһәмиятендәге шәһәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Омск
  2. Тара
  3. Түкәле
  4. Калачлы
  5. Исилкүл
  6. Называевск

Өлкәдә туган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.