Руслан Кудашов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Руслан Кудашов latin yazuında])
Руслан Кудашóв
Р.Кудашов.jpg
Туган телдә исем Руслан Равил улы Кудашов
Туган 5 март 1972(1972-03-05) (51 яшь)
Ленинград
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе[d] һәм Русия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институты[d]
Һөнәре театр режисссёры
Эш бирүче Русия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институты[d]
Балалар улы, кызы
Бүләк һәм премияләре Золотая маска омского театра кукол АРЛЕКИН.jpg Золотая маска омского театра кукол АРЛЕКИН.jpg Золотая маска омского театра кукол АРЛЕКИН.jpgАлтын битлек» премиясе)(2006)(2007)(2008)

Артист Руслан Кудáшев белән бутамаска

Руслан Кудашóв (Руслан Равил улы Кудашóв) – театр режиссёры, Санкт-Петербургның Зур курчак театрының сәнгать җитәкчесе. «Алтын битлек» премиясе лауреаты (2006, 2007, 2008).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1972 елның 5 мартында Ленинградта туган. Санкт-Петербург театр сәнгате академиясен «курчак театры актёры» (И. Зайкин курсы, 1991) һәм «режиссёр» (Г. Козлов курсы, 2001) белгечлеге буенча тәмамлаган (диплом эше - А. Платоновның «Потудань елгасы» (Река Потудань) әсәре буенча куелган спектакль). Үзенең сабакташлары белән «Потудань» исемле шәхси театр оештыра.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Кудашов тарафыннан Россиядә (Санкт-Петербург, Петрозаводск) һәм Болгарияда (Пловдив), Беларуста (Брест) 20 спектакль куелган. Ул төрле сәхнәләрдә, «Бродячая собачка», «Кече драма театры - Европа театры»нда эшли. Аның хезмәтләре арасында курчак, драма, пантомима, пластика театры спектакльләре бар. Курчак театрының марионеткалар, петрушкалар, күләгәләр, битлекләр төрләрен файдалана. Рус классикасы (А. Платонов, Н. Гоголь, А.С. Пушкин, Л.Н. Толстой, Е. Замятин) әсәрләрен, төрле халыкларның әкиятләрен («Уймак кыз» (Дюймовочка), «Су кызы» (Русалочка), «Винни - Пух», «Щелкунчик», «Өч дуңгыз баласы» (Три поросёнка), «Колобок») сәхнәләштерә. Р. Кудашов балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә спектакльләр куя.[2]

Спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Бәләкәй принц» (Маленкий принц)
  • «Раштуада барысы да көтүче» (В Рождество все немного волхвы)
  • «Шекспир-Лаборатория»
  • «Щелкунчик, яки Раштуа төшләре»
  • «Вий»
  • «Без» (Мы)
  • «Винни-Пух белән сәяхәт» (Прогулки с Винни-Пухом)
  • «Кечкенә чыршының зур сәяхәте» (Большое путешествие маленькой ёлочки)
  • «Колобок»
  • «Тормыш мизгелләре» (Минуты жизни)
  • «12 ай, яки әйләнә буенча сәяхәт» (12 месяцев, или путешествие по кругу)
  • «Башлачёв. Җырлаучы кеше» (Башлачёв. Поющий человек)
  • «Бармалей»
  • «Тәүбә һәм гафу итү» (Покаяние и прощение) (В. Сударушкинга багышлана)
  • «Екклесиаст»
  • «Нева проспекты» (Невский проспект)
  • «Потудань»
  • «Айболит»
  • «Бәхетле агач» (Счастливое дерево)
  • «Яңа ел чыршысы сере» (Тайна новогодней ёлки)
  • «Җырлар вакыт түгел» (Песнь песней)
  • «Иов китабы» (Книга Иова)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]