2006 ел
Внешний вид
(2006 битеннән юнәлтелде)
Еллар |
---|
2002 · 2003 · 2004 · 2005 — 2006 — 2007 · 2008 · 2009 · 2010 |
Унъеллык |
1980-еллар · 1990-еллар — 2000-еллар — 2010-еллар · 2020-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
Милади тәкъвим | 2006 MMVI |
Юлиан тәкъвим | 2005—2006 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7514—7515 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2758—2759 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5766—5767 ה'תשס"ו — ה'תשס"ז |
Һиҗри тәкъвим | 1427—1428 |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4498—4499 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1455 ԹՎ ՌՆԾԵ
|
Кытай тәкъвиме | 4702—4703 (29 гыйнвардан) 乙酉 — 丙戌 яшел әтәч — кызыл эт |
Хәбәш тәкъвим | 1998 — 1999 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2062—2063 |
- Шака самват | 1928—1929 |
Шәмси тәкъвим | 1384—1385 |
Буддачылык тәкъвиме | 2549 |
Япон ел исәбе | 18 ел Хэйсэй |
2006 (ике мең алтынчы) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча якшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2006 елы, III меңьеллыкның 6 елы, XXI гасырның 6 елы, XXI гасырның 1 унъеллыгының 6 елы, 2000 елларның 7 елы. 2006 елдан бирле 18 ел үтте.
- Халыкара чүлләр елы (БМО).
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 5 февраль — Иран президенты уранны баету эшен дәвам итәргә дигән әмер чыгара.
- 10 февраль — Яр Чаллы картиналар галереясы филиал булудан туктап, мөстәкыйль (муниципаль) оешмага әверелә.
- 26 февраль — Туриндагы XX кышкы Олимпия уеннары тәмамлана.
- 19 март — өченче Беларус президентын сайлауларда Александр Лукашенко җиңү яулый.
- 26 март — Украинада Югары Радага сайлаулар үтә.
- 26 апрель — Казанда беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уза.
- 3 июнь — Монтенегро үз бәйсезлеген игълан итә.
- 5 июнь — Сербия үз бәйсезлеген игълан итә (Сербия һәм Черногория дәүләт берлегеннән).
- 9 июнь — Алманиядә футбол буенча дөнья беренчелеге ачыла.
- 22 июнь — Австралия зообакчасында 175-яшьлек Гариетта ташбакасы үлә.
- 12 июль — Израиль—Ливан сугышы башлана.
- 24 август — Плутон Кояш системасының планетасы буларак саналудан туктый.
- 9 октябрь — Төньяк Корея атом коралының беренче сынавы.
- 10 октябрь — Вконтакте социаль челтәре эшли башлый.
- 12 декабрь — Казакъстанның Җаек шәһәрендә Габдулла Тукай музее ачыла.
- 30 декабрь — Сәддам Хөсәен җәзалап үтерелә.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:2006 елда вафатлар
- 21 февраль — Геннадий Айги, чуаш шагыйре.
- 28 февраль — Оуэн Чемберлен (ингл. Owen Chamberlain), Америка физигы, атом коралын эшләүче.
- 27 март — Станислав Лем, поляк язучысы, сатирик, фәлсәфәче.
- 2 сентябрь — Равил Әмирхан, татар галиме, тарихчы, тарих фәннәре докторы.
- 7 октябрь — Анна Политковская, рус журналисты, хокук яклаучы.
- 11 октябрь — Азат Аббасов, татар опера җырчысы (тенор).
- 4 ноябрь — Даян Әхмәт, театр һәм кино режиссеры (Эстония).
- 26 декабрь — Джеральд Форд, АКШ-ның 38-нче президенты.
- 30 декабрь — Сәддам Хөсәен, элекке Гыйрак президенты, (җәзалап үтерелде) (1937 елда туган).
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рафаэль Мостафин, татар язучысы, галим («Өзелгән җыр эзеннән» китабы өчен).
- Марсель Галиев, татар язучысы, шагыйрь («Гомер бизмәне», «Кайту», «Догалы еллар» китаплары өчен).
- Равил Бохараев, татар язучысы, шагыйрь («Очсыз-кырыйсыз поезд», «Казан карлары» китаплары өчен).
- Рабит Батулла, татар язучысы («Сөембикә» әсәре, «Кылдан нечкә, кылычтан үткен», «Яралы бүре» китаплары өчен).
Нобель премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Джон Мазер, Джордж Смут (АКШ).
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Роджер Корнберг (АКШ).
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Эндрю Файер, Крейг Мелло (АКШ).
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Орхан Памук (Төркия).
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Эдмунд Фелпс (АКШ).
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Мөхәммәт Юныс (Бангладеш), Grameen Bank.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Викиҗыентыктагы медиафайллар? |