Австралия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Австралия latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Аустралия
Flag of Australia.svg
Байрак
Coat of Arms of Australia.svg
Илтамга
Башкала Канберра
Халык саны 23 401 892 (9 август 2016, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Нигезләнгән 1 гыйнвар 1901 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+10:00
Рәсми тел инглиз теле, none
Җәгърафия
Мәйдан 7,692,024 дүрткел киламитер
Координатлар 28°S 137°E Edit this on Wikidata
Озынлык 3860 киламитер Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Елизавета II, Питер Косгроув
Хөкүмәт башлыгы Моррисон, Скотт
Икътисад
ТЭП $1 323 421 миллион (2017) Edit this on Wikidata
Кеше башына ТЭП $56 311 ±0.01 (2015) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Аустралия дуллыры
Инфеләсә 1.5% (2016)
Акчалата резерв 742 550 000 АКШ дуллыры (1960), 1 158 000 000 АКШ дуллыры (1961), 1 168 180 000 АКШ дуллыры (1962), 1 634 000 000 АКШ дуллыры (1963), 1 680 020 000 АКШ дуллыры (1964), 1 317 030 000 АКШ дуллыры (1965), 1 569 256 000 АКШ дуллыры (1966), 1 365 680 000 АКШ дуллыры (1967), 1 493 121 700 АКШ дуллыры (1968), 1 262 842 800 АКШ дуллыры (1969), 1 708 729 730 АКШ дуллыры (1970), 3 357 977 441 АКШ дуллыры (1971), 6 339 772 676 АКШ дуллыры (1972), 6 213 814 800 АКШ дуллыры (1973), 5 329 033 239 АКШ дуллыры (1974), 3 989 818 897 АКШ дуллыры (1975), 3 862 096 210 АКШ дуллыры (1976), 3 319 307 782 АКШ дуллыры (1977), 3 822 366 656 АКШ дуллыры (1978), 5 486 014 814 АКШ дуллыры (1979), 6 366 460 013 АКШ дуллыры (1980), 4 824 242 557 АКШ дуллыры (1981), 9 995 391 402 АКШ дуллыры (1982), 11 987 781 859 АКШ дуллыры (1983), 9 886 483 620 АКШ дуллыры (1984), 8 361 034 036 АКШ дуллыры (1985), 10 346 341 271 АКШ дуллыры (1986), 12 583 630 026 АКШ дуллыры (1987), 16 852 981 546 АКШ дуллыры (1988), 16 961 258 792 АКШ дуллыры (1989), 19 318 743 724 АКШ дуллыры (1990), 19 339 711 736 АКШ дуллыры (1991), 13 852 416 773 АКШ дуллыры (1992), 14 188 550 691 АКШ дуллыры (1993), 14 313 163 769 АКШ дуллыры (1994), 14 951 886 130 АКШ дуллыры (1995), 17 402 141 294 АКШ дуллыры (1996), 17 588 261 233 АКШ дуллыры (1997), 15 377 553 438 АКШ дуллыры (1998), 21 955 817 052 АКШ дуллыры (1999), 18 821 552 988 АКШ дуллыры (2000), 18 663 973 030 АКШ дуллыры (2001), 21 567 017 930 АКШ дуллыры (2002), 33 258 079 541 АКШ дуллыры (2003), 36 925 543 414 АКШ дуллыры (2004), 43 257 063 108 АКШ дуллыры (2005), 55 078 712 682 АКШ дуллыры (2006), 26 907 896 018 АКШ дуллыры (2007), 32 923 502 686 АКШ дуллыры (2008), 41 742 188 613 АКШ дуллыры (2009), 42 267 779 109 АКШ дуллыры (2010), 46 714 035 204 АКШ дуллыры (2011), 49 138 172 510 АКШ дуллыры (2012), 52 837 031 644 АКШ дуллыры (2013), 53 910 346 084 АКШ дуллыры (2014), 45 712 032 748 АКШ дуллыры (2015), 53 555 785 690 АКШ дуллыры (2016), 66 597 718 118 АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Эшсезлек дәрәҗәсе 6% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.859 (2014)[2]
КПҮИ 0.939 (2016)[3]
Яшәү озынлыгы 82.5 ел (2016)[4]
Пинсә яше 65 яшь
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 000
  • 112
  • 106
  • Электр аергычы төре AS/NZS 3112[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы сул[6]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт,[7][8] 240 вольт[7][8]
    Телефон коды +61[9]
    ISO 3166-1 коды AU[10]
    ХОК коды AUS
    Интернет домены .au


    Австралия (Аустралия[11], ингл. Australia, лат. australis — «көньяк») — Көньяк ярымшарында, Австралия кыйтгасында, Тасманиядә һәм башка утрауларда урнашкан дәүләт. Рәсми атамасы Австралия Берлеге (ингл. Commonwealth of Australia). Мәйданы буенча дөньяда алтынчы урында тора. Бөтен кыйтганы алып торучы дөньяда бердәнбер ил.

    Австралиянең төньягында Көнчыгыш Тимор, Индонезия һәм Папуа — Яңа Гвинея; төньяк-көнчыгышта – Вануату, Яңа Каледония һәм Соломон утраулары, көньяк-көнчыгышта — Яңа Зеландия илләре урнашкан. Австралия башкаласы — Канберра шәһәре. Халыкның саны 21 миллион кешедән артык. Иң зур шәһәрләре: Сидней, Мельбурн.

    География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Географик урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Австралия космостан

    Австралия Берлеге Көньяк ярымшарында урнашкан дәүләт. Мәйданы – 7 686 850 км². Русия, Канада, Кытай, АКШ һәм Бразилия илләреннән соң мәйданы буенча дөньяда алтынчы урында тора. Дәүләт эченә Австралия кыйтгасы, Тасмания утравы (мәйданы 7 659 861 км²), Килинг утраулар төркеме (мәйдан 14 км²), Christmas утравы (135 км²), Ашмор һәм Картье утраулары (2 км²), Корал диңгезе утраулары (780 мең км²), Херд һәм Макдоналд утраулары (370 км²), Норфолк утравы (35 км²), Австралиянең антарктика территориясе(6,1 млн км²) керәләр.

    Австралиянең төньяк һәм көнчыгыш ярларын Тын океан диңгезләре юа. Ул Арафур, Корал, Тасман, Тимор диңгезләре. Көньяк һәм көнбатыш ярларын исә Һинд океаны юа.

    Австралия – бик зур дәүләт. Көнчыгыштан көнбатышка ул 4000 километрга сузыла, ә көньяктан төньякка 3700 кмга. Кыйтга чикләре: төньяк: Йорк (10°), көньяк: Саут-Ист-Кейп (39°), көнбатыш: Стип-Пойнт (114°), көнчыгыш: Байрон (154°).

    Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Кыйтганың күпчелеген чүлләр һәм кырлар тәшкил итә. Чүлләр арасында иң мәшһүрләре: Зур Ком чүле, Зур Виктория чүле. Кыйтганың көнчыгышында кечкенә таулар урнашкан – Зур Суаергыч сырты (максимум биеклеге көнькта Косцюшко тавы, 2228 м; Таунсенд, 2209 м). Австралия – дөньяда вулканнар булмаган бердәнбер кыйтга.

    Австралия кыйтгасының иң түбән ноктасы – Эйр күле (-20 м), аның мәйданы якынча 15000 км². Косцюшко тавы – Австралия кыйтгасының иң югары ноктасы.

    Файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Илнең иң мөһим байлыгы – минераль ресурслар. Бокситлар запасы буенча дәүләт дөньяда беренче урында тора (40%). Уран запаслары буенча Австралия бары тик Канададан гына кала.

    Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Австралия – бик эссе ил. Төньякта климат субэкваториаль һәм муссонлы, урта җирләрдә тропик, ә көньякта исә климат субтропик.

    Гидрология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Флора һәм фауна[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Австралияне ачу һәм тикшеренү тарихы.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Аурупалылар Австралияне кеше яши торган кыйтгалардан сонрак ачканнар. Аурупадан ераклыгы һәм аерымлыгы аны ачуга тоткарлык ясаган. Борынгы галимнәр үк инде Көньяк тропиктан көньякка таба җир бар дигэн фикердә булганнар. Бу җирне голландлылар ачканнар. XVII гасырның беренче яртысында инде аларга кыйтганың бөтен төньяк, көнбатыш һэм көньяк-көнбатыш яр буйлары билгеле була. Голландия диңгез сәяхәтчесе Абель Тасманның экспедициясе Австралияне өйрәнүдә зур әһәмияткә ия. Ул кыйтганың төньяк һәм төньяк–көнбатыш ярларын тикшерә һәм 1642 елда утрауны ача. Соңыннан бу утрау аның исеме белән Тасмания дип йөртелә башлый.

    Австралиянең көнчыгыш яр буйларын XVIII гасырның икенче яртысында Англиянең күренекле диңгез сәяхәтчесе һәм тикшеренүчесе Джеймс Кук ачкан. Кукның тикшеренүләре нәтиҗәсендә зур көн як материгы турында риваять турысынча кире кагыла һәм Австралиянең мөстәкыйл кыйтга булуы исбатлана (элек аны билгесез Антарктида материгы дип уйлаганнар).

    XVIII гасыр ахырыннан Австралияне үзләштерү башлана. Англия хөкүмәте башта анда җинаятьчеләрне сөрә. Материкның көньяк–көнчыгышында, каторжаннар коллониясе буларак, Сидней шәһәре барлыкка килэ. Австралиядә терлек үрчетү өчен файдаланырга мөмкин булган яхшы көтүлекләр европаларның игътибарын җәлеп итә. Шуңа күрә кыйтганың эчкәреге районнарын өйрәнү Европадан күчеп килүчеләрнең терлекләре өчен көтүлекләр һәм су эзләүдән башлана. XIX гасыр урталарында, бик бай алтын ятмалары ачылу белән бәйле рәвештә, Австралиягә “бәхет эзләучеләр” агыла. Англия бөтен кыйтганы үзенең коллониясе дип игълан итә.

    Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Австралия харитасы. 1 – Федераль башкала территориясе, 2 – Яңа Көньяк Уэльс, 3 – Виктория, 4 – Квинсленд, 5 – Көньяк Австралия, 6 – Көнбатыш Австралия, 7 – Тасмания, 8 – Төньяк территория

    Австралия алты штаттан, ике кыйтга территориясеннән һәм башка кечкенә территорияләрдән тора. Штатлар: Виктория (VIC), Көнбатыш Австралия (WA), Квинсленд (QLD), Яңа Көнъяк Уэльс (NSW), Тасмания (TAS) һәм Көнъяк Австралия (SA). Ике мөһим кыйтга территорияләре: Төньяк территориясе һәм Федераль башкала территориясе. Иминлек, мәгариф, җәмгыять транспорты, юллар, мәхкәмә һәм урын идәрәсе кебек сораулар штатлар компетенциясендә.

    Һәр штат территориясендә үз канун чыгару органнары бар.

    Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    2007 елның 1 июлендә Австралия халкының саны 20 001 546 кеше.

    Австралия халкының күпчелеге – XIX һәм XX гасырлар иммигрантлары балалары, аларның күбесе Бөекбритания һәм Ирландиядән килгәннәр. 1788 елда Австралиянең көнчыгыш ягында беренче сөргеннәр төркеме утырды. Алар төзегән Порт-Джэксон порты киләчәктә Сидней исемен йөртәчәк. Үз теләкләре белән килгән иммигрантлар монда бары тик 1820 елларда килә башлаганнар.

    Австралиядә алтын тапканнан соң монда бик күп кеше юл тота. 1851-1861 еллар эчендә Австралия халкының саны өч тапкыр арта һәм 1 миллионны узып китә.

    1839 елдан 1900 елга кадәр Австралиягә 18 меңгә якын алманнар килә. 1890 елга алар сан буенча кыйтганың икенче милләте булалар.

    1900 елда Австралия колонияләре федерациягә берләшәләр. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкның саны ике таркыр арта. 2001 елда халыкның 27%-ы чит илләрдә туган кешеләр. Алар арасында иң зур милләтләр: инглизләр һәм ирландиялеләр, новозеландиялеләр, итальянлар, греклар, нидерландлылар, алманнар, югославлар, вьетнамлар вә кытайлар.

    Австралиянең иң зур шәһәре — Сидней, Яңа Көньяк Уэльс штатының башкаласы.

    Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Рәсми тел – инглиз теле.

    Австралия диалекты страйн дип атала (ингл. strine). Ул күбрәк Британия инглиз теленә охшаган (British english).

    2001нче елгы мәгълүматларга караганда, инглиз телендә Австралия халкының 80%-ы сөйләшә. 2.1% – кытайча, 1.9% – итальянча, 1.4% – грекча аралаша. Беренче Аурупалылар килгәндә, Австралия аборигенларының якынча 200-300 тел булган. Хәзер аборигеннарның якынча 70 теле сакланып калган.

    Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Австралиядә дәүләт дине юк. 2006 елның мәгълүматлары буенча, Австралия халкының 64%-ы үзен христиан булып саный. 19% – Мин динсез дип әйтте. Тиз үсә торган диннәр арасында Буддизм, Индуизм һәм Ислам.

    Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Австралия – Берлеккә кергән ил. Бу Австралиянең Вестминстер статутын кабул иткәнен аңлата. Бу статус буенча, рәсми рәвештә дәүләтнең башлыгы – Бөекбритания патшасы, ләкин шул ук вакытта Австралия тулысынча бәйсез дәүләт дип санала.

    1953 елдан башлап, Австралиянең башлыгы – Бөекбритания патшасы Елизавета Икенче. Патша генерал-губернаторны сайлый, ә генерал-губернатор вәкил ролен уйный. Ул бары тик конституцион кризис вакытларында Австралиянең эчке проблемаларына кысыла ала.

    Австралия җитәкчелеге 3 төркемгә бүленә:

    1999 елда Австралиядә дәүләтне җөмһүрият формасына әйләндерү турында референдум үткәрелде. Референдум нәтиҗәләре буенча җөмһүрият өчен 45,13 % тавыш бирде. Шул ук вакытта сораштырулар буенча бары тик 34 % Австралиянең башлыгы Бөекбритания патшасы булырга тиеш дип уйлый. 52 % киләсе патшаның Принц Чарльз булуын теләми. Кайбер сәясәтчеләр Елизавета Австралиянең соңгы патшасы булачак дип фаразлыйлар.

    Парламент[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Канберрадагы яңа парламент бинасы.

    Австралиядә икепулатлы федераль парламент бар. Югары пулат Сенат дип атала ( 76 сенатор), ә аскы пулат исә Вәкилләр пулаты дип атала (150 депутат). Парламентка шулай ук Бөекбритания патшасы керә. Аның вәкиле – генерал-губернатор.

    Аскы пулат депутатлары бермандатлы округлардан сайланалар. Депутатлар 3 елга мажориталь сайлау системасы буенча сайланалар. Һәр штатның иң азы 5 депутат булырга тиеш.

    Сенатка һәр штаттан 6 сенатор җибәрелә, һәр территориядән – 2 сенатор. Сенатка сайлаулар партияләр списоклары буенча уза. Һәр сенатор 6 елга сайлана. Һәр 3 ел Сенатның яртысы яңадан сайлана.

    Хөкүмәт аскы пулат депутатлардан формалаша. Фирка башлыгы автоматик рәвештә премьер-министр була.

    Төп сәяси фиркаләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Австралиянең төп фиркаләре – Лейбористлар фиркасе (Australian Labor Party)(1891нчы елда барлыкка килде), Либераллар фиркасе (Liberal Party of Australia) (1944) һәм Милли партия (National Party of Australia) (1916).

    2007нче елда узган аскы пулат сайлауларында күпчелекне лейбористлар алдылар. Алар шулай ук барлык штатларда һәм территорияләрдә күпчелекне тәшкил итәләр. 1996 елдан башлап 2007нче елга кадәр парламентта күпчелекне Либераллар һәм Милли партияләре коалициясе тәшкил иткән.

    Тышкы сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Соңгы елларда Австралиянең АКШ һәм Яңа Зеландия белән мөнәсәбәтләр United States Security Treaty оешмасы аркылы, Көньяк-көнчыгыш Азия белән АСЕАН оешмасы аркылы, ә Океания илләре белән Тыныч океан утраулары форумы аркылы яхшыра.

    Күп кенә бәхәсләр Көнчыгыш Тимор белән булды. Сорау Тимор диңгезендәге газ һәм нефть турында булды. 2006нчы елда Австралия вә Көнчыгыш Тимор барлык файдалы казылмалар 50:50 схемасы буенча бүленер дигән фикердә калдылар.

    Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Джеймс Кук Австралиянең ярларын Endeavour корабында гизгән. Бу копия 1988елда Австралиянең 200еллыгына төзелде
    • Беренче кешеләр Австралиягә 42−48мең ел элек килделәр. Бу Австралия аборигеннарның бабалары. Алар монда хәзерге Көньяк-Көнчыгыш Азиядән килделәр.
    • 1606нчы ел – Австралияне голландияле капитан Вилл Янц тапты. Голландияләр Австралияне үз хариталарына Яңа Голландия итеп яздылар.
    • 1770нче елда Джеймс Кук (ингл. James Cook) Австралиянең көнчыгыш ягын ачты. Ул аны Яңа Көньяк Уэльс (англ. New South Wales) дип атады һәм аны Бөекбритания территориясе буларак игълан итте.

    Америкадагы колонияләрен югалткач, Бөекбритания Австралиядә сергеннәр колониясен ача. Эре шәһәрләрнең күбесе (Сидней, Порт Филипп, Брисбен) башта колония буларак нигезләнгән. 1828нче елның халык җанисәбе буенча Яңа Көньяк Уэльс халыкның яртысы сергеннәр булдылар. Ләкин Австралиягә бары тик кечкенә җинәятләр өчен җибәргәннәр.

    1788нче елның 26 гыйнварында капитан Артур Филип Яңа Көньяк Уэльс дип исемләнгән Британия колониясенә нигез салына. Бу көнне Бөекбритания флоты адмиралы Артур Филипп 11 җилкәнле корабтан, 1487 кешедән торган флот белән Порт-Джексон култыгына килеп төшә. Филипп бу урынны эчке эшләр министры Томаш Тауншенд, 1нче виконт (графлык белән баронлык арасындагы титул) Сидни исеме белән “Сидней-Ков” дип атый. Шушы хөрмәттән Австралиянең башкаласы Сидней дип йөртелә башлый. Шулай итеп, ул чакта Яңа Голландия дип йөртелгән Австралия Бөек Британия колониясенә әверелә. Хәзерге вакытта 26 гыйнварь милли бәйрәм – Австралия көне булып тора.[12]

    Тасмания утравына инглизләр 1803нче елда киләләр. Аерым колония буларак ул инде 1825нче елда булды. 1829нче елда Бөекбритания үзенә башка Австралия җирләрен буйсындырды (Көнбатыш Австралияне). 1836нче елда Көньяк Австралиядә, 1851нче елда Викториядә, ә 1859нче елда исә Квинслендта колонияләр ачылды. Төньяк территориясендә колония 1863нче елда нигезләнде.

    Порт-Артур (Тасмания) Австралиядә иң зур серген колониясе булды.

    Әкрен генә 1840 елдан 1868 елга кадәр Бөекбритания Австралиягә кешеләрне җибәрерүдән туктый. 1850нче еллардан «Алтын чир» сәбәпле Австралиягә азат кешеләрнең зур миграцияләре башлана. 1854 елда алтын эзләүчеләрнең зур протестлар була, чөнки хөкүмәт алтын эзләр өчен лицензия сатып алырга куша.

    Аборигеннар саны (колонизация башында – 350 мең тирәсе) киләсе 150 ел тиз тешә. Моның сәбәбе шунда: аларны көчләп икенче урыннарга куганнар. 1967 елның референдумы аборигеннарга гражданлык хокукларын биргән. Австралия Югары мәхкәмәсе карары буенча колонизация вакытында җиргә аборигеннар хокуклы булганнар дип игълан ителгән.

    19нчы гасырның икенче яртысында Британия колонияләрендә автономияләр таләбе арта. 1855 елдан башлап 1890 елга кадәр Бөекбританиянең алты колониясе үзидәрәлелек хокукын алдылар. 1901нче елның 1 гыйнварында доминион хокукында Австралия федерациясе төзелде.

    1902нче елда Австралия дөньяда беренче булып хатын-кызлар өчен сайлау хокукын кертә.

    1901нче елдан 1927нче елга кадәр Австралиянең башкалы булып Мельбурн шәһәре булды. 1911нче елда башкала урыны буларак Австралия башкала территориясе төзелде.

    Австралия үз теләге белән Беренче бөтендөнья сугышында катнашты.

    1931нче елда кабул ителгән Вестминстер статусы буенча (1942нчы елда раслынды) Австралия белән Бөекбритания арасында бердәнбер конституцион мөнәсәбәт – Бөекбритания патшасы.

    Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Австралия Бөекбританига ярдәм өчен хәрби көч җибәрәләр. Соңарак сугыш Австралия янында да башлана. Пөрл-Һарбор хөҗүмнән соң сугыш Япунстан белән дә башлана.

    1986нчы елда Британия парламенты кануннарының Австралия штатлары кануннары һәм Британия мәхкәмәсе эстенлеге бетә.

    1999нче елда Австралиялеләр референдумда илне җөмһүрияткә күчерү проектын хупламыйлар.

    Дәүләт һимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    [1]

    Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Австралиядә бөтен дөнья татарларына мәшһүр булган җырчы Зөлфия Камалова яши.

    Театр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Сиднейда урнашкан мәшһүр опера театры

    Беренче тапкыр Австралиядә театр 1780нче елларда күрсәтелде.

    Кино[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Австралиянең иң мәшһүр актерлары арасында Николь Кидман, Мел Гибсон, Рассел Кроу, Кейт Бланшетт, Хит Леджер, Наоми Уоттс бар. Шулай ук Хью Джекман исемле актер һәм продюсер Австралиядә туган.

    Цирк[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Аурупа илләренең күбесендә кебек Австралиядә цирк өчен махсус бина юк. Цирклар шәһәрдән шәһәргә сәяхәт итәләр. Австралиядә иң популяр цирк төркемнәре:

    Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    [[File:JCMSR.jpg|thumb|left|Биш Австралия университеты дөнья рейтингларында топ 50-гә кергән, шуларга Австралия Милли Университеты (19-ынчы урын). Бөтен Австралиядә мәктәпкә йөрү яки өйдә уку өчен теркәлү мәҗбүри. Мәгариф шәхси штатлар яки территорияләр карамагында. Төрле штатларда кагыйдәләр төрле, ләкин гомумән алганда балалар мәктәпкә 5 яшьтән 16 яшькә кадәр йөри.

    Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Бәйрәмнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Австралия көне — 26 гыйнварь.
    • Хезмәт көне — октябрь аеның беренче дүшәмбесе.
    • Ана көне — май айның икенче якшәмбесе.

    Австралия татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Auastralian tatars.jpg

    Австралия татар диаспорасына 500гә якын кеше керә. 100гә якын татар гаиләләре Австралиянең төрле шәһәрләрендә яши, күбесе Әделайд шәһәрендә, 50 кешегә якын Сиднейда һәм 30 кешегә якын Мельбурнда яши.

    Беренче булып Abdul Ganivahoff Австралиянең Мельбурн шәһәренә Беренче бөтендөнья сугышы вакытында 1916 елда килә.

    Бүгенге көндә Австралиядә ике татар оешмасы эшли. 1984 елда Әделайд шәһәрендә яшәгән Сәгыйть (1917-2018)[13] һәм Ләйлә Садри Көньяк Австралия Татар оешмасын оештырганнар.

    Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Шулай ук боларны кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]