Бразилия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бразилия latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Flag of Brazil.svg
Байрак
Coat of arms of Brazil.svg
Илтамга
BRA orthographic.svg
Рәсми телләр партугал теленең брәзил варианты[d][1][2] һәм Брәзил ишарәләр теле[d][3]
• Ил башлыгы
Мишел Темер[d]
• Хөкүмәт башлыгы
Мишел Темер[d]
Канун чыгаручы орган Брәзил милли кәнгрисе[d]
Мәйдан
• Барлыгы
8 515 767±1 дүрткел киламитер
Халык саны
• Бәя
200 361 925 кеше кеше (2013)[4],
207 353 391 кеше кеше (2017)[5][6],
208 494 900 кеше кеше (2018)[7]
ТМП (САМП) (бәя)
• Барлыгы
3 216 168 972 473,7 халыкара дуллыр[4]
• Кеше башына
8538,59±0,0100000000002 АКШ дуллыры[8]
ТМП (номинал) (бәя)
• Барлыгы
2 055 505 502 224,7 АКШ дуллыры[4]
Акча берәмлеге Брәзил риялы[d]
Нинди як хәрәкәте уң[d]
Шалтрату коды +55
Интернет домены .br
Балигъ булу яше 18 яшь[9]

Брази́лия, рәсми атамасы Брази́лия Федерати́в Респу́бликасы (порт. República Federativa do Brasil) – Көньяк Америкада урнашкан дәүләтләр арасында өслек мәйданы һәм халык саны буенча беренче урында торучы дәүләт. Кыйтганың көнчыгыш һәм үзәк өлешләрен алып тора.

Башкаласы – Бразилиа шәһәре.

Француз Гвианасы, Суринам, Гайана, Венесуэла, Колумбия, Перу, Боливия, Парагвай, Аргентина һәм Уругвай белән чиктәш. Коры җирдәге чикләренең озынлыгы якынча 16 мең км. Көнчыгыштан берничә утравы (иң мөһиме – Фернанду-ди-Норонья) Бразилиянеке булган Атлантик океан белән юыла. Яр сызыгы озынлыгы – 7,4 мең км.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бразилия территориясендә кешенең пәйда булуы неолит дәверенә туры килә. 16 гасыргача Бразилиядә берничә эре индей кабилә яшәгән. Алар күчмә хәят алып барганнар, тупи-гуарани кабиләсе генә утрак яшәгән. Индей кабиләләре аучылык, балыкчылык белән беррәттә игенчелек белән шөгыльләнгән. 1500 елның апрельдә Португалия диңгезчесе Педру Кабрал Бразилия ярларына барып җитә һәм кәшеф иткән җирне Португалия биләмәсе итеп игълан итә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бразилиянең топографик картасы

Бразилия – Латин Америкасының иң зур дәүләте, континентның яртысын диярлек биләп тора. Башкаласы – Бразилиа. Территориясе коры җир өслегенең 5,7 %ын тәшкил итә (8 514 215,3 км²). Бразилия – зурлык буенча дәүләтләр арасында бишенче урында тора (Русия, Канада, Кытай һәм Америка Кушма Штатларыннан соң).

Илнең төньгында Амазония үзәнлеге урнашкан. Төньякта ул Гвиана яссы таулыгының төньяк өлешенең калкулыклы тигезлегенә күчә. Калган территория исә тулысынча диярлек Бразилия яссы таулыгында урнашкан.

Бразилиянең иң югары ноктасы – Неблин тау түбәсе (2 994 м).

Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт башында халык тарафыннан 4 елга сайланучы президент тора.

Югары закон чыгаручы орган булып ике палаталы (федераль Сенат (81 урын) һәм Депутатлар Палатасы (513 урын)) Милли кәнгрис тора.

Югары мәхкәмә хакимияте Бразилия Конституциясенең дөрес шәрехләнүе һәм кулланылуы өчен җавап бирүче Югары Федераль Суд тарафыннан чынлыкка ашырыла.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны – 198,7 млн (2009 елның июль бәяләмәсе, дөньяда 6нчы урын).

Еллык арту – 1,2% (фертильлек – бер хатын-кызга 2,2 тудыру).

Уртача гомер озынлыгы – ирләрдә 68 ел, хатын-кызларда 76 ел.

Телләр – португалча (рәсми һәм иң таралган), шулай ук испанча, немецча, итальянча, японча, инглизчә һәм индеец телләре.

Диннәр – католицизм (номиналь рәвештә) 73,6%, протестантизм 15,4%, спиритуалим 1,3%, банту/вуду 0,3%, башкалар 2%, атеистлар 7,4% (2004 елгы исәп буенча).

Укый-яза белү – 89% (2004 елгы бәяләмә).

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бразилия — куәтле аграр җи­тештерүгә ия, продукцияне күпләп читкә сатучы ил. Кытай борчагы һәм терлекчелек продук­цияләре белән бергә экспорт күләме 100 миллиард доллардан арта. Тимер рудасына бай. Русия кебек үк, Бразилия дә күпләп чимал сатуны арттырырга сәләтле.[10]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.planalto.gov.br/ccivil_03/_Ato2007-2010/2008/Decreto/D6583.htm
  2. 13 // Конституция Бразилии
  3. http://www.planalto.gov.br/ccivil_03/leis/2002/l10436.htm
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 4,7 4,8 база данных Всемирного банка Өземтә китерү хатасы: Неверный тег <ref>: название «Q21540096» определено несколько раз для различного содержимого Өземтә китерү хатасы: Неверный тег <ref>: название «Q21540096» определено несколько раз для различного содержимого Өземтә китерү хатасы: Неверный тег <ref>: название «Q21540096» определено несколько раз для различного содержимого
  5. 5,0 5,1 5,2 Справочник ЦРУ по странам мира
  6. 6,0 6,1 6,2 http://pesquisa.in.gov.br/imprensa/jsp/visualiza/index.jsp?jornal=1&pagina=58&data=30/08/2017 19 август 2018 көнне тикшерелгән.
  7. 7,0 7,1 7,2 http://pesquisa.in.gov.br/imprensa/jsp/visualiza/index.jsp?jornal=515&pagina=55&data=29/08/2018
  8. 8,0 8,1 8,2 http://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.PCAP.CD
  9. http://www.planalto.gov.br/ccivil_03/leis/2002/l10406.htm 19 август 2018 көнне тикшерелгән.
  10. Башкортстан — инвестицияләр мәйданы