Атеизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Атеизм символы

Атеи́зм (бор. грек. ἄθεος — «алланы юк дип әйтү»[1] - аллага, дингә ышанмаучылык, алласызлык.[2].

Атеизм бик борынгы заманда ук иҗтимаги-сәяси мөнәсәбәтләрнең үсеше, фән һәм материалистик философияның уңышлары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Үз-үзен атеист тип санаган кешеләр илаһи затлар барлыгына шикчел карый – аларның чынбарлыкта бар булуы тәжрибә, сизем йә сынау аша исбатлана алмый дип раслана. Атеизм яклы кешеләр үз карашын шулай ук фәлсәфә, социология йә тарихка таянып яклый; аларның күбесе дөнъяви (дини булмаган) фәлсәфә юнәлешләренә иярсә дә, барлык атеистларга хас булган гомуми фикер-карашлар системасын яки тәртип калыбын аерым билгеләп булмый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ἄθεος Henry George Liddell. Robert Scott. A Greek-English Lexicon. revised and augmented throughout by. Sir Henry Stuart Jones. with the assistance of. Roderick McKenzie. Oxford. Clarendon Press. 1940.
  2. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.