Удмурт Вөсь

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Удмурт Вөсь latin yazuında])
Удмурт Вөсь

Удмурт Вөсь (ар телендә: Удмурт Вӧсь, сүзгә-сүз тәрҗемәдә "Ар Ышануы") ул Россиянең Удмуртия республикасында яшәүче Фин халкы арларның этник дини яңартылышы. Идел төбәгенең башка фин-угыр халыклары яшәгән республикаларында кебек үк арлар арасында мәҗүсилегенең яңартылышы милли-этник мәдәният һәм аң яңартылышы белән өзелмәс итеп үрелгән. Ар мәҗүси яңартылыш даирәләре 1989 елның декабрендә Ар этник мәдәниятен саклау һәм төзекләндерү өчен нигезләнгән Демен (Ар телендә: "Җәмгыять" дигән сүз) хәрәкәтеннән килеп чыккан.[1] Удмурт Вөсь оешма буларак 1994 елда нигезләнгән булган.[2]

2012 ел статистикасы буенча караганда, Удмуртия халкының 2%-ы мәҗүсилек тарафдарлары. Виктор Шнирельман исә, бары тик Арлар өчен 4% тарафдарлар нисбәтен игълан иткән.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ар вöсь сүзе "дога", "корбан", "дин", "ышану" дигәнне аңлата һәм тамыр буларак аннан Ар телендә күп башка сүзләр килеп чыккан, алар арасында вöсяськон мәгънәсе "дога", "корбан", вöсясь мәгънәсе "каһин" һәм вöсяны фигыльләре мәгънәсе "дога кылырга", "корбан бирергә", "изгеләштерергә", вöсяскыны аның мәгънәсе "дога кылырга", "хәер сорарга" һәм вöсятыны мәгънәсе "корбан бирергә".[3]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арларның Христианлаштыру тарихында беренче дата 1557 ел, ул вакытта Явыз Иван империаль гамәл тарафыннан чукындырылган Ар гаиләләренә привилегияләр бүләк иткән. Шулай да, барлык Арларны әверелдерү өчен нык маташулар бары тик 18-енче гасыр уртасында булган, шул вакытта хөкүмәт чиркәүләр һәм мәктәпләр төзегән миссионерларны җибәреп халыкны Христианлаштыру өчен чаралар кора. Мәҗүсиләр бастырылган булган һәм изге урманчыклар, дога урыннары һәм мәҗүси соңгы юлга озату урыннары җимерелгән булган.

Ар асаба динен төзекләндерү өчен төрле маташулар пәйда булган, мәсәлән, 1849 елда "Юкә агачы табынучылары" хәрәкәте. Шулай да, Чирмешләрдән аермалы буларак, Ар Мәҗүсиләре диннәрен үзәкләштерү яки рәсмиләштерү өчен бернинди тенденция күрсәтмәгәннәр.

Совет заманында Ар Мәҗүсилеге шактый эзәрлекләүгә дучар булган.

Ар асаба дине милли хәрәктнең нигезе булган һәм 1994 елда Ижау интеллигентлары, сәнгать әһелләре, язучылары, галимнәре һәм эшмәкәрләре Удмурт Вөсьны оешма һәм массакүләм ассоциация буларак нигезләгәннәр. Чын олы каһиннәр эзләнгән булган һәм Татарстанда Ар авылыннан гади крестьян Василий Максимов яңа чиркәү җитәкчесе булган.

Теория[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Удмурт Вөсь теологлары буенча бөтен табигать Илаһларның, Ходайларның һәм рухларның табигатьтән өстен булуы белән билгеләнә. Булуның өч нигез дәрәҗәсе бар: Галәми, анда үзәк Илаһ Инмар беренче урынны алып тора; һава элементларныкы, күкләр, аларда Куась доминант булып тора; һәм җир мәхлукаты, мәхлукатлар дөньясы, анда Келчинь доминант. Инмар, Куась һәм Кельчинь иерархиясе белән беррәттән Луд (дөнья агачы) бар, бу бөтен рухларның даһи (барлыкка китерүчесе), ул яхшы да, начар да түгел. Үлгәннәр чынлыкта башка дөньяда тора, ул безнекенең камил көзгесе булып тора.

Башка чыганак (Таагепера) буенча, традицион Удмурт Вөсь теориясе Чирмеш традицион диненә охшаш өлгеләр буенча алып барыла, әмма Чирмешләрдән аермалы буларак, хатын-кыз Илаһлары доминант булып тора. Ин-Мумы (Күкләрнең Анасы), Шунды-Мумы (Ана Кояш) һәм (Гудыры-Мумы) төп Илаһлар булып тора. Һава сферасының ир-ат Илаһлары Инмар (күк һәм һава Илаһы), Тöл-Пери (җил Илаһы) һәм Куась (һава торышы Илаһы). Җир һәм хтоник Илаһлары күбсенчә ир-ат; аларга Нюлэсмурт (урман кешесе), Кыльдысин (муллык һәм тудыру), Инву (сулар) һәм Воршуд (туганнар һәм урын гение).[4]

Хәрәкәт җитәкчеләре буенча, Илаһларыннан баш тартканнарның киләчәге юк, чөнки аларның рухи хыянәте кеше җанында тирән җәрәхәткә китергән. Алар яхшырак проспектлар моделе буларак популяр ышануларын саклап калган Японнарга ишарә итә. Бары тик үзләрендә тамырларына кайту көчен тапкан кешеләрнең киләчәктә ниндидер перспективасы бар.

Беренче Славян Родновер җәмәгатьләрнең берсе, Тур беренче мәртәбә Ижауда 1994 елда барлыкка китерелгән булган. Удмурт Вөсьның пропагандасы аның килеп чыгышында ниндидер ролен уйнавы турында әйтергә авыр, әмма Удмурт Вөсь җитәкчеләре аның барлыкка килүен рәхим итеп каршылаганнар.

Практикалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Удмурт Вөсь тарафдарарының кайбер авыллары луд дигән корбан урманчыклары булырлык итеп корылган булган:[5] анда еш "зур гыйбадәтханәләр" (бадӟым куала, "зур дога кылу йорты") урнашкан булган, ыруның барлыкка китерүче рухына табыну өчен махсус биналар, аларга табыну ыру гение дә, урын гение дә фикерләрен берләштергән. Аларның икесе дә Удмурт Воршуд төшенчәсендә билгеләнгән (вордыны тарафыннан формалаштырылган булган, аның мәгънәсе "тотарга", "эчендә булырга" плюс шуд мәгънәсе "бәхет", "уңыш").[6]

"Кече гыйбадәтханә" (пичи/покчи куала) ул зур дога йортын тәэмин иткән һәрбер гаиләнең читәне эчендә урнашкан табыну бинасы төре. Клерикаллар булып каһиннәр тора (вöсясь’, вöсиас), асаба дини абруйлар догаларны һәм корбаннарны башкару өчен җәмәгатьнең ир-атлары арасында сайлана. Алар өйләнгән һәм акыл ягыннан һәм физик яктан сәламәт булырга тиеш.[6] Бу каһиннәрнең кайберләре олы каһиннәр (туно) була ала. Догалар курыськон дип атала.[4]

Татарстанда һәм Башкортстанда Удмурт Вөсь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк Татарстан һәм Башкортстан борынгы вакытларда Ар халкы яшәү биләмәләре булган. Күп Ар авыллары бу ике республикаларда бүленгән булган. Ничек булса да Удмуртлар Мәҗүси ышануларын саклап калган. Соңгы вакытларда Башкортстанда ел саен Арларның табыну хезмәтләре булган, әмма моңа киртәләр куелган булган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Victor Schnirelmann. “Christians! Go home”: A Revival of Neo-Paganism between the Baltic Sea and Transcaucasia 2014 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.. Journal of Contemporary Religion, Vol. 17, No. 2, 2002. p. 206
  2. Taagepera p. 279
  3. Aado Lintrop. The Spring Prayer Feasts in the Udmurt Village of Varklet-Bodya in Tatarstan. Cosmos 18 (2002), 43-55.
  4. 4,0 4,1 Taagepera p. 278
  5. Lintrop, 2002, p. 44
  6. 6,0 6,1 Lintrop, 2002, 44

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]