Сикхчылык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сикхчылык latin yazuında])
Сикхчылык
пәнҗ. ਸਿੱਖੀ
Байрак
Нигезләнү датасы 1469
Сурәт
... хөрмәтенә аталган guru-shishya tradition[d]
Нигезләүче Нанак[d]
Әгъзалар саны 23 000 000
Барлыкка килгән урыны Пәнҗаб[d]
Нигезсалгыч текст Гуру Грантх Сахиб[d]
Әүвәлгесе Һинд дине
 Сикхчылык Викиҗыентыкта
Сикх сурәте

Сикхчылык (пәнҗ. ਸਿੱਖੀ, "сикхи", "дәвам итүче, укучы") — монотеистик дин, Пәнҗабта гуру (дин әһеле) Нанак (1469-1539) тарафыннан нигезләнә.

Изге китабы — "Гуру Грантх Сахиб".

Дөньяда 22 миллионнан артык сикх санала. Иярүчеләр саны буенча сикхизм дине дөньяда сигезенче урында тора.

Ышануы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сикхизм — индуизм һәм ислам арасында килеп чыккан, башка диннәргә ошамаган һәм күчмәлелекне танымый.

Сикхлар Бердәм Аллага ышана, ул чиксез кодрәтле, аның чын исеме билгесез.

Сикхлар сөюне һәм Җирдә яшәүчеләргә карата туганлык хисләрен тоелуга әйди.

Дини сикхларга яхшы кеше булырга, дин һәм сөйүне эзләп, таратырга, ынтылыштары ирекле булу, башкаларның азатлыгын кадерләү тора. Мәрхәмәтлеккә беркем көчләми. Эчкерсез һәм яхшы эшләр үзләре барлыкка килә, ходай тарафыннан бүләк ителә. Сөюне көндәлек тормышта белдерер кирәк, шунда алланың табигате чагыла. Сикхлар яхшы мөнәсәбәттә, куанычта, өметләнеп яшәргә тиеш.

Догаларында сикхлар хужасы булган эт тормышын сорый, чөнки аны караган кеше бар, шуңа хезмәт итә.

Һәрбер кешедә алла бар, рухи үсешкә юл ачык.

Сикхлар биш бозыклык (гонаһ): нәфселе, ачу, комсызлык, башка кеше ихтыярына буйсыну, мин-минлек. Биш әйбәтлек: намуслылык, шәфкатьлелек, уртачалык, сабырлык, күңел

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кочнев В. И. Гуру Говинд Сингх — реформатор сикхизма // Мифология и верования народов Восточной и Южной Азии / отв. ред.: Г. Г. Стратанович; АН СССР, Ин-т этнографии им. Н. Н. Миклухо-Маклая — М.: Наука, 1973. — Б. 70—88. — 224 б.
  • Macauliffe M. A., The Sikh religion. Its gurus sacred writings and authors, v. 1—6, Oxf.,1909;

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]