Фундаментализм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фундаментализм latin yazuında])
Фундаментализм

Фундаментализмкешелек көнитешендәге кискен кадими фәлсәфә, әхлакый һәм иҗтимагый агымнарның җыелма атамасы. Ул хәзерге җәмгыятьтәге глобальләшү (берләшү) һәм секуляризация (динне дәүләттән аеру) процессларына каршы җавап буларак барлыкка килгән. Шуңа да аның төп чагылышы дип дини фундаментализм исәпләнә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Латин телендәге "Fundamentum" сүзе татарча — "нигез" дигән мәгънәне бирә. Элек ул Америка Кушма Штатларындагы протестант хәрәкәтендә ХХ гасыр башында таралу алган тар юнәлештәге дини фикерләрне аңлату өчен кулланылган. Бу караштагы протестантлар белдерүенчә, христиан динендәге текстлар тик турыдан-туры гына укылырга тиеш, һәм аларны төрле кинаяле аңлату ярамый. Бара-бара бу атама шуңа охшаш барлык дини агымнарга һәм кайбер гомуми карашларга да тагылган. Дингә җәмгыятьтәге өстен урынны кире кайтаруны дини фундаментализм үзенең мөһим бурычларының берсе итеп кертә. Изге китапларда язылганнарны булдыру, аларны тәнкыйтләүне һәм ирекле, яңача аңлатуны авызлыклау — аның төп идеологик фикерләре шуннан гыйбарәт. Тикшеренүчеләр билгеләвенчә, бу агым ислам һәм христиан диннәрендә, яһүдләрнең иудаизм һәм һиндләрнең индуизмда актив таралу алган.

Шул ук вакытта галимнәрнең дингә бөтенләй ерак фундаментализмның да аерып караулары турында билгеләргә кирәк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Челищев В. И. Особенности фундаменталистского мировоззрения // Челищев В. И. Феномен фундаментализма в современном мире: истоки, сущность и формы. М.: ИСПИ РАН, 2006. С. 4 — 56. ISBN 5-7556-0356-1.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]