Эчтәлеккә күчү

Ар теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ар теле latin yazuında])
Ар теле
удм. Удмурт кыл
Кыскача исем удмуртаг
Дәүләт  Россия[1]
Барлыкка килү урыны Удмуртия
Административ-территориаль берәмлек Удмуртия, Башкортстан, Татарстан, Мари Иле, Пермь крае, Киров өлкәсе һәм Свердловск өлкәсе
Тел типологиясе SVO[d], номинатив-аккузатив тел[d] һәм агглютинатив тел
Килешләр баш килеш[d], төшем килеше[d], иялек килеше[d], партитив[d], юнәлеш килеше[d], юклык килеше, соответственный падеж[d], корал килеше[d], урын килеше[d], иллатив[d], чыгыш килеше, эгрессив[d], пролатив[d], юнәлеш килеше[d] һәм терминатив[d]
Язу кирилл язуы һәм ар язуы[d]
Сөйләшүчеләр саны 324 000 кеше кеше (2010)[2],
340 530 кеше кеше (2013)[3]
Телнең ЮНЕСКО статусы начар хәлдә[d][4]
Ethnologue каталогында телнең статусы 6b Threatened[d][3]
Нинди веб-биттә тасвирланган uralic.clld.org/languages/23
Таралыш харитасы
Кыскарулар җәдвәле аббревиатурасы удм.
Викимедиа проектларында тел коды udm
Карта
 Ар теле Викиҗыентыкта

Википедия
Википедия

Википедиянең
удмурт телендә бүлеге бар!
udm:Кутскон бам

Удмурт теле яки ар теле (удм. удмурт кыл, рус. удмуртский язык) — фин-угыр телләренең берсе. Рус теле белән бер рәттән, Удмурт республикасының дәүләт теле дип санала. Коми теле һәм коми-пермяк телләре белән бергә фин-угыр телләренең Пермь төркеменә керә.

Удмурт теле лексикасында татар һәм рус телләреннән бик күп алынмалар очратып була. Удмурт теле элек рус телендә Вотяк теле дип тә аталган.
Урал төбәгендә, Удмуртиядә удмурт телендә якынча 464 000 кеше сөйләшә. Ә Казакъстанда удмурт телендә якынча 15 000 кеше сөйләшә.
Ар теле Удмуртия республикасының кайбер мәктәпләрендә өйрәнелә. Китаплар, шул исәптән оригиналь һәм тәрҗемә нәфис әдәбият нәшер ителә, теле- һәм радиотапшырулар алып барыла, гәҗит һәм журналлар чыгарыла. Шулай да, [Winkler,6] мәгълүматы буенча ар телендә телетапшыру атнага бер генә мәртәбә чыга, ә аның озынлыгы бары тик 30 минут булып тора.
2013 елда Тәүрат китабы удмурт теленә тулысынча тәрҗемә ителгән булган. Шулай ук башка дини китаплар, Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең берничә китабы удмурт теленә тәрҗемә ителгән булган.
1947 елдан бирле удмурт теле фәне Ижауда филология факультетында бүлектә укытыла. 1992 елдан Удмурт дәүләт университетында удмурт филология кафедрасы бар.
Татарстанда ар теле күпмедер дәрәҗәдә кайбер мәктәпләрдә һәм курсларда өйрәнелә.

Удмурт телендә өч шивә һәм берничә арадаш сөйләшләр группасын аералар:

  • Төньяк сөйләше Удмуртиянең төньяк районнарында (Яр, Глазов, Красногорское, Юкаменское, Балезино, Кез, Игра, Дебесы) таралган.
  • Көньяк сөйләше
    • Үзәк диалекты (Алнаш, Грахово, Кыяс, өлешчә Можга һәм Кече Пурга районнары)
    • Переифериядәге көньяк диалекты (Татарстанның Баулы, Кукмара, Мамадыш районнары, Киров өлкәсенең Малмыж районы, Мари Илнең Мари-Төрек районы, Башкортстанның Яңавыл, Калтасы, Борай, Татышлы районнары, Пермь краеның Куеда районы һәм Свердловск өлкәсенең Красноуфимск районы)
  • Урта сөйләше (Селты, Сөмсә, Вавож, Шаркан, Якшур-Бодья, Завьялово, өлешчә Можга һәм Кече Пурга районнары).

Урал телләренә керүче фин теле һәм маҗар теленнән аермалы буларак удмурт телендә озын һәм кыска сузыклар арасында аерма ясалмый һәм сингармонизм күренеше күзәтелми.
/ф/ һәм /ц/ тартыклары алынма сүзләрдә генә очрый һәм традицион рәвештә /п/ һәм /ч/ белән алмаштырыла.
Удмурт теле флексия элементлары белән агглюнатив тел булып тора.

Ижауда удмурт телендә язма мисалы.

Язуда кириллица әлифбасы кулланыла һәм рус әлифбасында булмаган биш хәреф өстәлә Ӝ/ӝ, Ӟ/ӟ, Ӥ/ӥ, Ӧ/ӧ һәм Ӵ/ӵ.

А а Б б В в Г г Д д Е е Ё ё
Ж ж Ӝ ӝ З з Ӟ ӟ И и Ӥ ӥ Й й
К к Л л М м Н н О о Ӧ ӧ П п
Р р С с Т т У у Ф ф Х х Ц ц
Ч ч Ӵ ӵ Ш ш Щ щ Ъ ъ Ы ы Ь ь
Э э Ю ю Я я
Удмурт телендә зат алмашлыклары
Мон Мин Ми Без
Тон Син Тӥ Сез
Со Ул Соос Алар
Рәт→
Күтәрелеш↓
Алгы рәт Урта рәт Арткы рәт
Иренләшмәгән Иренләшкән
Югары i ы /ɨ~ɯ/ u
Урта э, е /e/ ӧ /ə/ ӧ /ʌ/ о /o/
Түбән а /a/

Шуның өстенә, удмурт телендә дүрт дифтонг билгеле: уа — куара «аваз», уи — куинь «өч», ау — тау «рәхмәт», оу — бугоу «богау».

Күбесенчә соңгы иҗегенә төшә. Кушу төсмерендә чыгарылма буларак беренче иҗеккә төшә. Мәсьәлән, пега — йөгер, пыре — кер (шул ук вакытта пыре́ — керә дигән сүз).

Удмурт телендә 9 сүз төркеме бар: исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш, теркәгеч, кисәкчәләр һәм ымлыклар, бәйлек.

Исем сан, тартым һәм күрсәтү категорияләргә ия була. Грамматик җенес категориясе юк. Күплек саны -ос (сузыклардан соң) яки -ёс (тартыклардан соң) суффикслары белән күрсәтелә. Барлык исемнәр килешләр белән төрләнәләр.

Удмурт телендә 15 килеш бар:

  1. Баш килеш
  2. Төшем килеше (кемне, нәрсәне дә булса)
  3. Иялек килеше (кемнең, нәрсәнең дә булса)
  4. Бирү килеше (кемгә, нәрсәгә дә булса)
  5. Урын килеше (кайда да булса, берәр нәрсә эчендә)
  6. Чыгыш килеше (кемнән, нәрсәдән дә булса)
  7. Керү килеше (кайда, нәрсә дә булса эченә)
  8. Читләштерү килеше (кайдан, нәрсәдән дә булса)
  9. Аеру килеше (кемдән, нәрсәдән дә булса (тартып алу))
  10. Юнәлеш килеше (нәрсәнең дә булса юнәлешенә)
  11. Күчемле килеш (кем, нәрсәне дә булса буенча)
  12. Мәхрүм итү килеше (кемсез, нәрсәсез дә булса)
  13. Иҗат итү килеше (кем, нәрсә дә булса белән)
  14. Чик килеше (кайдага, нәрсәгә дә булса кадәр)
  15. Ярашлылык килеше (кемгә, нәрсәгә дә булса ярашлы рәвештә)
Удмурт теле килешләре
Килеш Суффикс Мисал Тәрҗемә
Грамматик
Баш килеш - гурт
/gurt/
авыл
Иялек килеше -лэн
/ɫen/
гуртлэн
/gurtɫen/
авылның
Төшем килеше -эз/-ез/-ты/-ыз
/ez/jez/tɨ/ɨz/
гуртэз
/gurtez/
авылны
Аеру килеше -лэсь
/ɫeɕ/
гуртлэсь
/gurtɫeɕ/
авылдан
Бирү килеше -лы
/ɫɨ/
гуртлы
/gurtɫɨ/
авылга
Иҗат итү килеше -эн/-ен/-ын
/en/jen/ɨn/
гуртэн
/gurten/
авыл ярдәмендә
Мәхрүм итү килеше -тэк
/tek/
гурттэк
/gurtːek/
авылсыз
Ярашлылык килеше -я
/jɑ/
гуртъя
/gurtjɑ/
авылча
Локатив килешләр*
Урын килеше -ын
/ɨn/
гуртын
/gurtɨn/
авылда
Керү килеше -э/-е/-ы
/e/je/ɨ/
гуртэ
/gurte/
авылга (яки йортка)
Читләштерү килеше -ысь
/ɨɕ/
гуртысь
/gurtɨɕ/
авылдан
Аеру килеше -ысен
/ɨɕen/
гуртысен
/gurtɨɕen/
авылдан башлап
Чик килеше -озь
/oʑ/
гуртозь
/gurtoʑ/
авылга кадәр булырга
Күчемле килеш -этӥ/-етӥ/-ытӥ/-тӥ
/eti/jeti/ɨti/ti/
гуртэтӥ
/gurteti/
авыл буйлап
Юнәлеш килеше -лань
/ɫɑɲ/
гуртлань
/gurtɫɑɲ/
авылга таба

* Барлык локатив килешләрдән зат алмашлыклары бары тик юнәлеш килешендә (ул шулай ук аллатив яки аппроксиматив дип атала) сүз тәмамлануларын үзгәртә.

Сорау алмашлыклары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Удмурт телендә сорау алмашлыклары барлык килешләрдә төрләнә. Шулай да, әйберләр турында сораганда кулланылган 'нәрсә' бәйлекләре урын килешендә кыт- нигез формасына ия. Сорау алмашлыкларының исем килешләре түбәндәге таблицада китерелгән:

Сорау алмашлыклары (баш килеш)
Удмурт телендә Татар телендә
Берлек сан
ма /mɑ/ нәрсә
кин /kin/ кем
Күплек сан
маос /mɑos/ нәрсәләр
кинъëс /kinjos/ кемнәр

Удмурт теле SOV (субъект-объект-фигыль) теле булып тора.

Удмурт фигыльләре ике төрләнеш төркеменә бүленә, икесенең дә -ны инфинитив маркеры бар.
Удмурт телендә өч фигыль төркемчәсе барː индикатив, кондициональ һәм императив. Шулай ук билгеле диалектларда кулланыла торган оптатив төркемчә бар. Индикатив төркемчә фигыленең дүрт заманы барː хәзерге, киләчәк һәм ике үткән заман. Шуңа өстәп ярдәмчел фигыльләрне керткән дүрт үткән заман структурасы бар. Фигыльләр зат тәмамлану кушымчалары белән кушыла торган ярдәмчел тискәрелек фигыле кулланылышы ярдәмендә инкарь ителә.
Удмурт телендә нигез фигыль шәхес маркерлары (кайбер чыгарылмалар белән):

Фигыльләрнең зат тәмамлану кушымчалары
Зат Тәмамлану кушымчасы
Берлек сан
1-енче
2-нче -д
3-енче -з
Күплек сан
1-енче -мы
2-нче -ды
3-енче -зы
Мисал төрләнеше: тодыны (белергә) (I төрләнеш)
Зат Удмурт телендә Татар телендә
Берлек сан
1-енче тодӥсько* мин беләм
2-нче тодӥськод* син беләсең
3-енче тодэ ул белә
Күплек сан
1-енче тодӥськомы без беләбез
2-нче тодӥськоды сез беләсез
3-енче тодо алар беләләр

* Удмурт телендә хәзерге заман өченче заттан башка барлык очракларда -(ӥ)сько-/-(и)сько- маркерына ия.

Ар телендә дә, рус телендә дә сөйләшүчеләр күп; шулай ук ар телендә дә, татар телендә сөйләшүчеләр һәм удмуртча да, татарча да, русча да сөйләшүчеләр бар һәм рус теленнән һәм татар теленнән алынма сүзләр күп.
Стильгә карап ар теле сүзлегенең 10-нан алып 30 процентына кадәр алынма сүзләр булып тора.

Ар телендә төрки телләрдән (яки төрки телләр аша кергән) алынма сүзләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Удмурт телендә татар теленнән алынма сүзләр күп, бер мең чамасы. Мәсәлән, адями — кеше, адәм баласы; капка — капка; уксё — акча; янгыш — ялгыш; яратӥсько — яратам; байлык — байлык; апае — апа, ханым; байтак — байтак; бакча — бакча; куно — кунак; барыбыр — барыбер; пайда — файда; дунне — дөнья; сяська — чәчәк, улмо — алма, яке — яки.
Ар телендә татар теленнән алынмалар буенча маҗар тел белгече Шандор Чучның «Удмурт теленең татар алынмалары» китабы бар.

Татар телендә ар теленнән алынма сүзләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар телендә ар теленнән алынма сүзләр бар, мәсьәлән бүкән сүзе ар телендә пукон сүзеннән, миләш сүзе ар телендә палэзь сүзеннән алынган.

Удмурт телендә күплек сан сүз сузык хәрәфкә беткән очракта -ос кушымчасын өстәп, тартык хәрефкә беткән очракта -ёс кушымчасын өстәп ясала. Мәсьәлән, со — ул, соос — алар, гурт — авыл, гуртъёс — авыллар.

Массакүләм мәгълүмат чаралары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

удмурт телендә

  • Н. Н. Тимерханова, «Удмурт кыл 1», Ижкар, 2012, 155 б.

татар телендә

  • Р. Ш. Насибуллин, Русско-удмуртско-татарский словарь, Казань, Татарское Книжное Издательство, 2013, ISBN 978-5-298-02428
  • Ф. Ф. Гаффарова, И. В. Тараканов, В. В. Вежеева, Татарча-русча-удмуртча сөйләүлек, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012, ISBN 978-5-298-02187-6

рус телендә

  • Алатырев В. И. Краткий грамматический очерк удмуртского языка // Удмуртско-русский словарь. — М.: Русский язык, 1983. — С. 561—591.
  • Кельмаков В. Е. Удмуртский язык // Языки мира: уральские языки / ИЯ РАН. — М.: Наука, 1993. — С. 239—255. — 398 с. — 1100 экз. — ISBN 5-02-011069-8.
  • Тепляшина Т. И. Удмуртский язык // Языки народов СССР / ИЯ АН СССР. — М.: Наука, 1966. — Т. 3: Финно-угорские и самодийские языки. — С. 261—280. — 464 с. — 6200 экз.
  • Тепляшина Т. И., Лыткин В. И. Пермские языки // Основы финно-угорского языкознания / ИЯ АН СССР. — М.: Наука, 1976. — Т. 3. — С. 97—228. — 464 с. — 2000 экз.

фин телендә

  • Kel'makov, Valentin; Sara Hännikäinen (2008) (in fi). Udmurtin kielioppia ja harjoituksia (2nd ed.). Helsinki: Suomalais-Ugrilainen Seura. ISBN 978-952-5150-34-6. 

француз телендә

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Удмуртия
Арлар
Удмурт мифологиясе
Удмурт дәүләт университеты
Ар теленә тәрҗемә ителгән Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте китаплары исемлеге

Википедия
Википедия

Википедиянең
удмурт телендә бүлеге бар!
udm:Кутскон бам


  1. ScriptSource - Russian Federation
  2. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  3. 3,0 3,1 Ethnologue — 25, 19 — Dallas, Texas: SIL International, 1951. — ISSN 1946-9675
  4. Красная книга языков ЮНЕСКО